Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Талант та бәхетле булырга тиеш..."

«Талантлы булу бәхете генә аз, талант та бәхетле булырга тиеш» Гектор Берлиоз. 

Татарстан һәм Россия композиторлары берлеге әгъзасы, Нәҗиб Җиһанов исемендәге I Халыкара композиторлар конкурсы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эльмира Галимова үз талантының бәхет йолдызы күптән кабынган һәм ул аңа юлда очраган киртәләрне узарга ярдәм итә дип саный. Музыка-моңга чиксез мәхәббәтен Эльмира балачагында ук тоя башлый. Өч яшеннән башлап балалар бакчасында бер генә бәйрәм-кичә дә аның катнашыннан башка узмый. Соңрак кызның бик тә үз көен тудырасы килә башлый һәм ул тугыз яшендә беренче җырын иҗат итә. Шул көннән башлап аның киләчәге, булачак һөнәре билгеләнеп куела. Үзе яшәгән Чаллы шәһәренең 2нче музыка мәктәбен «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган кыз, әти-әнисенең каршы булуына да карамастан, Казанга Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең «музыка теориясе» бүлегенә укырга керә. Кыз, теория белән бергә, Татарстанның танылган композиторлары кул астында көй язып карау серләренә төшенә башлый. Аның беренче педагогы һәм остазы Рәшит Кәлимуллин була. Ул талантлы кызга камера музыкасы язу серләрен, музыканың бик нечкә булуын һәм анда игътибар бирми калдыра торган вак нәрсәләрнең булмавын төшендерә. Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлап, Эльмира Галимова Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлегенә Алмаз Монасыйпов классына укырга керә. Ел ярымнан соң Борис Трубин классында укый башлый һәм консерваторияне кызыл дипломга тәмамлый. Ике остазда белем алу мөмкинлеген дә кыз бәхетле очрак дип саный. Чөнки алар музыка дөньясының серләрен икесе ике яктан, ике биеклектән торып ачалар. Монасыйпов киң масштабта уйларга, зур симфоник жанрлар белән эшләргә өйрәтә. Эльмира Галимованың симфоник оркестр өчен көй язуын күпләр кабул да итми. Башта кечкенә әсәрләр иҗат итеп, композитор булып тәҗрибә тупларга, «җитлегергә» кирәк, диләр. Ә икенче остазы Борис Трубин оркестровканың тирән серләрен ача. Нәкъ менә аның дәресләрендә булачак композитор көй иҗат итәр алдыннан тиешле аһәңне эзләп аптырарга түгел, күңелеңдә идея туарга, әйтер сүз-фикерең булырга тиеш икәнлеген төшенә. «Үз стилеңне, музыкаль телеңне эзләү шулай ук идеяне эзләүдән башланырга тиеш», – ди Эльмира Галимова, остазы белән килешеп. Үзенең остазлары турында сөйләгәндә, Эльмира һәрвакыт диярлек әтисен дә искә ала. Нәкъ менә әтисе кызының күңелендә, үзе дә сизмәстән, беренче моңнар яралуга сәбәпче була. Консерваториянең бишенче курсында укыганда, кызга каты авырып киткән әтисе яныннан тугыз ай буе китмәскә туры килә. Әгәр элек кыз көйне фортепиано янында утырып тудырган булса, бу юлы үзенең эчке тоемлавына нигезләнеп, заманча технологияләр кулланып иҗат итә. Шулай итеп, Эльмира инструментсыз гына иҗат итәргә өйрәнә. Аның болай музыка уен коралыннан башка гына язылган беренче ораториясе «Изге ядкяр» тиз арада уңай бәя алып, премия белән бүләкләнә. Эльмира – шактый кыю, тәвәккәл кеше. Музыка училищесында укыганда ук төрле дәрәҗәдәге конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган иҗатчы үз әсәрләрен тамашачы һәм танылган композиторлар хөкеменә курыкмый чыгара. Уңышлар белән канатланган талантлы кыз 2010 елда үзенең беренче авторлык концертын тамашачыга тәкъдим итә. 2011 елда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәсендә Рабит Батулла сценариесе буенча куелган «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасының премьерасы була. Аңа көйне Эльмира яза. Аннары кыз «Сөембикә канаты» исемле арт-операсын тамашачы хөкеменә куя. Израиль композиторы Беньямин Юсупов белән «Сәлам-Шалом» дигән тагын бер концерты үзен яратырга өлгергән тамашачыны кабат сөендерә. – Мине Эльмираның иҗади активлыгы сокландыра, миңа әле аңардан шактый өйрәнәсе бар, – ди Израиль композиторы. Бу сүзләрдә хаклык юк түгелдер. 2010-2014 еллар эчендә генә дә кыз 20ләп зур жанрдагы әсәрләр иҗат иткән. Аларның иң яхшылары татар профессиональ музыкасының яңа сәхифәләрен ачты. Әйтик, «Сөембикә канаты» дигән арт-операсында катлаулы көй аша кыз тамашачы күңеленә яшәү фәлсәфәсен сала. «Изге ядкяр» ораториясе (Рабит Батулла либреттосы) Казанның 1000 еллыгына багышланган. Әлеге әсәр 1552 елда канлы вакыйгалар турында. Ул шунда батырларча һәлак булган кыю сугышчылар рухына дога булып яңгырый. «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасында бөек Тукаебызның кайнар мәхәббәте, аның тирән кичерешләре моң аша бирелә. Әсәрдәге һәрбер геройның үз көен, үз моңын тудыра алган Эльмира. Яшь композиторның бу әсәрләренә тамашачы, композиторлар, киң җәмәгатьчелек кенә түгел, Татарстан хөкүмәте дә зур бәя бирде. Югарыда санап кителгән тарихи әсәрләре өчен, Эльмира Галимова 2013 елда республиканың Муса Җәлил исемендәге зур бүләгенә лаек булды. Талантлы композитор ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп кала торганнардан түгел. Бүген аның җырлары республика һәм Россия чикләрен үтеп яңгырый. Татар кызын Алма-Аты, Берлин, Флоренция тамашачысы да алкышлады. Үзенең иҗаты турында сөйләгәндә, Эльмира еш кына «җан» дигән сүзне куллана. Чөнки ул аның барлык әсәрләренең дә диярлек төп темасын тәшкил итә. Яшь композитор тарихка, татар халкының данлы үткәненә, милли традицияләребезгә еш мөрәҗәгать итә. Ул үз әсәрләре белән халкыбыз тарихын, моңлы мәгънәле аһәңгә төреп, бар дөньяга тарата. Аның кандидатлык диссертациясенең «Пермь татарларының традицион музыка культурасы» дип аталуы да яшь композиторның фольклорга, халык иҗатына мәхәббәтен күрсәтеп тора. Эльмира Галимова бүгенге көндә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм һәм сәнгать институтында театр һәм музыка бүлеген җитәкли. Гаиләдә ул – бәхетле хатын һәм әни. Ире җырчы Илнар Гәрәев белән аңлашып-санлашып гомер кичерәләр, бер кыз үстерәләр. Ә бит Эльмираның тормыш юлы чәчәкләр белән бизәлеп, алкышлар астында гына узмаган. Сынауларын да шактый әзерләгән аңа язмыш. Көтмәгәндә каты авырып китеп, чит ил хастаханәсендә дәваланганда да кыз яшәүгә өметен өзми, иҗат утын сүндерми. Гаиләсенә, дусларына, тамашачысына, халкына кирәк булуны тою авыруны җиңәргә көч табарга ярдәм итә. Эльмираның әнисе ягыннан дәү әнисе танылган шагыйрьләр: Гөлшат Зәйнашева һәм Мөдәррис Әгъләмнең кардәш тиешлесе. Кыз әле моны күптән түгел генә белгән. Хәзер Мөдәррис Әгъләмнең туган авылындагы мәктәпкә аның исемен бирдерү һәм музеен ачу хәстәре белән йөрүе. Әле 24 апрель көнне генә филармониянең концертлар залында тамашачы янә Эльмира Галимованың иҗатын барлады. Ә икенче көнне аны Казахстан башкаласында зур бәйге көтә иде. Җыеп кына әйткәндә, моң телендә әйтер сүзләре күп әле Эльмираның. Без аларны йоклаган күңелләрне дә кузгатырлык, берәүне дә битараф калдырмый торган яңа зур әсәрләрендә ишетербез, шәт.
Йолдыз Шәрапова, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев