Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тал бишектә үстем мин дә..."

13 – 15 апрель көннә­рендә Казанда Бөтен­дөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы – бишенче җыены булып узды. Быелгы форумга 18 ерак һәм якын чит илдән, Россиянең 65 төбәгеннән, республикабыз районнарыннан 400 дән артык делегат һәм кунаклар җыелган. Алар өчен Татарстан – милли кыйбла ул, ә биредәге тормыш-көнкүрешебез, татар авылларының яшәеше, мәдәният-сәнгатебезне, ми­­л­ли йолаларыбызны, го­реф-гадәтләребезне ничек саклавыбыз – үрнәк һәм гыйбрәт алырлык өлге. Шуңа да оештыручылар быел форумның беренче көнендә кунакларны дүрт районга – Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарына алып бардылар. Икенче көнне исә делегатлар анда күргәннәре, алган хис-тойгылары белән бер-берсен бүлдерә-бүлдерә уртаклаштылар.

Татар гимны – “Туган тел”

Без – ике автобус тулы кунаклар, ерак юлны якын итеп, үзләре горурланып әйтә торган “тач бал” (янәсе, Балтач исеме шуннан килеп чыккан) Балтач якларына кузгалдык. Авто­бусыбыз­ның хуҗабикәсе ачык йөз­ле, чибәр, моңлы тавышлы һәм эрудицияле Балтач мәктәбе китапханәчесе Фәнзия Төхбәтуллина юлда ук туган ягы хакында сөйләп кунакларны кызыктырып алганнан соң, әйдәгез, инде хәзер җырлап алыйк, кайсыннан башлыйбыз, дияргә дә өлгермәде, делегатлар бертавыштан диярлек, Татарстан гимныннан, диде­ләр. Төркия, Финляндия, Кытай, Болгария, Эстония, Литва, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Тверь, Кос­трома, Төмәннән, тагын әллә кайлардан килгән ха­ным-туташлар безнең гим­н­­ның сүзләрен дә белә ми­кәнни дип, мин хәтта бер мизгелгә аптырап калдым. Ә алар Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башлады. Туган тел, ана теле, бөек Тукаебыз милләтебезнең һәр кешесе өчен бик тә кадерле шул. Менә без Балтач чиген­дә. Алар әле һаман да кунак­ларны район чигендә хөр­мәтләп, җырлап-биеп, ипи-тоз, чәкчәк белән каршы ала икән. Район башкарма комитеты рәисе Рамил Илдус улы Шакиров җитәк­челегендә балтачлылар бу юлы да кунакларны әнә шулай зурлап каршы алды, киткәндә, матур теләкләр теләп озатып калды. Район мәдәният үзәге дә гөр килеп тора иде. Аның фойесында балалар бакчаларына йөрүчеләрдән алып, мәктәп укучылары, район һөнәрчеләренең күз явын алырдай кул эшлә­реннән күргәзмә оештырылган. Аларда тарих та чагыла, бүгенге яшәешебез дә, Балтач ягына гына хас үзенчәлекле һөнәр – талдан үрелгән йорт җиһаз­лары, төрле-төрле бишек­ләр, бала арбалары, тагын әллә нинди сувенирлар... “Бишек җыры онтылмасын әле, Сабыйларның сеңсен җанына...”   Узган ел аккалфаклылар калфак тегү, аны бизәү, кулъяулык чигү, гомумән, татар хатын-кызларының борынгыдан килгән кул эшләрен барласа, аларны үз куллары белән эшләргә өйрәнсә, бәйгеләр оештырса, аннары инде форум кысасында җиңүчеләр катнашында зурлап “Калфак туе” уздырса, быел игътибарны сабыйларга юнәл­тергә, го­мумән, милләте­безне уяту-тәрбияне кече яшьтәге балалардан башларга булганнар. Шул рә­вешле һәр оешма үз районы, төбәгендә бишек җыр­ларын барлап, “Бишек туйлары” уздырган. Балтачның “Ак калфак” оеш­масы җи­тәкчесе, озак еллар Карадуган балалар бакчасы мө­дире булып эш­ләгән шәхес, РСФСРның мәгариф отличнигы, Та­тар­с­танның атказанган укытучысы Зөлфирә Фәс­хетдин кызы Камалова җитәкчеле­гендә кунаклар өчен гаҗәеп эчтәлекле программа тө­зелгән иде. Манзарага бала тууга аны тал бишеккә салудан башлап (алар, тал агачы бу җәһәттән бик тә файдалы, бу факт медицина әһелләре тарафыннан да расланган, диделәр), балага исем кушу, аңа бишек җырлары җыр­лау, бәби ашлары китерү, нарасыйга теләкләр теләү, бирнә сандыгын күрсәтү – барысы да кергән. Шигырь, җыр-биюләр белән баетылган һәр бүлекне аерым бер бакча балалары башкара. Бишек җырлары да районда яшәүче берничә мил­ләт халкы – татар, удмурт, мари, рус, хәтта әрмән тел­ләрендә яңгырады. Кунак­лар, үзләренә кайткач халыккка күрсәтергә дип, мышык-мышык елый-елый, бу манзараны планшетларына, видеокамераларга, фотоаппаратларга яздырып мәш килде. Читтән килгәннәргә бишек җырлары һәм биредә күрсәтелгән яңа туган сабыйга бәйле һәр йола бик тансык, билгеле, әмма үзебезнең республикада яшәүче миллә­ттәшләре­без­нең күпмесе сабыйларына бишек җырлары җырлый һәм ничә җыр белә икән? Югыйсә сиртмәле бишектә йоклау бик рәхәттер ул! “Бишек туе” кысасында балага исем кушу проб­лемасы да күтәрелде. Чынлап та, нинди генә исемнәр кушмыйбыз балаларга? Ганс, Ринат, Дамир, Октяб­рина, Люцияләргә күнек­тек бугай инде, хәзер исә балаларга чит илләрдән кергән, хәтта саннардан гына торган исемнәр кушу модага керде. Бу җәһәттән Бал­тачның Бөрбаш авылында яшәүче акыл иясе, Татарс­танның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышы аеруча үтемле булуы белән сискәндерде. – Динебездә “бала хакы“ дигән зур төшенчә бар, – дип тыныч кына сүз башлады ул. – Бала тугач та, ата-ананың иң тәүге бурычы – балага хәерле, мәгънәле исем кушу. Чөнки исемнең эчке аңга, кешенең киләчәк язмышына тәэсире бар. Шул исем белән дәшкән саен, бала организмы аның җисемен дә үзенә кабул итә. Бу уңайдан аның инициативасы белән районда 2006 елдан башлап үткәре­леп килүче “Ел исемнәре” бәйгесе дә гыйбрәтле. Мо­ның өчен авыл имамнары җаваплы икән. Ел әй­лә­нә­сендә авылларда, Балтач­ның үзендә яңа туган сабыйга нинди исем кушылуга карап, имамның эшенә йомгак ясала. – Безнең бабаларыбыз балага исем кушуга бик җаваплы караган, – дип сүзен дәвам итте ул. – Япон галимнәре дә, суга матур сүзләр әйтеп торсаң, су дәвалау сыйфатына ия була, дип раслый. Балага да матур, мәгънәле исем белән дәшеп торсаң, аның организмы уңай энергия бүлеп чыгара башлый. Бала тәр­бияләүдә, гому­мән, вак әйбер юк. Шул ук бала уенчыкларын алыйк. Бармы безнең татарча сөй­ләүче курчакларыбыз? Гаи­ләләр таркала, өйләнмәү­че егет­ләр, кияүгә чыкмаучы кызлар күбәйде – нидер эшләргә кирәк ләбаса. Бу эшкә аккалфаклылар алынса, ничек әйбәт булыр иде, – диде ул.

Бөрбашның әхлак дәресләре

“Бишек туе”ннан соң җыен кунакларын төзек, матур, сап-сары капкалы йортлары (элек-электән район халкы капкаларын бал төсенә охшатып, сары төскә буйый торган булган, хәзер бу традиция җуела башлаган инде, әмма сары капкалы йортлар районда шактый әле), өр-яңа мәчете, ике катлы зәвыклы итеп җиһазланган мәктәбе, мә­дәният йорты белән Бөр­баш авылы кабул итте. Мәктәп директоры Гүзәл Бариева җитәкчелегендә милли тәрбия һәм белем бирүче бу мәктәптә кунак­лар район мәктәпләрендә киң таралган “Әхлак дәресе”, технология укытучысы Ф.Хөсәенова җитәкли торган “Хәзинә” милли кием­нәр студиясендә шө­гыль­ләнүче укучыларның үз куллары белән теккән милли кием фасоннары, кул эшләре күргәзмәсе белән танышып хозурландылар. Аннары мәдәният йортында районда фольклор коллективлары арасында бара торган бәйгенең җиңүче­ләре – Карадуган авылының “Зөбәрҗәт”, Нөнәгәр авы­лының “Чишмә” фольклор ансамбльләре чыгышларын тамаша кылдылар. Алар әзерләгән “Әбиләр чуагы” һәм “Печән өсте” дип аталучы бу манзаралар халкыбызның эшкә булганлыгын да, эшләп арыгач, җыр-моңга, төрле шаян биюләр, уеннарга бай булган мәдәни мирасын да чагылдыра. Кичен кунаклар, район мәдәният үзәгендә Булат Сәлаховның “Яр” спектак­лен тамаша кылганда, чираттагы мәртәбә күз яшьләренә ирек бирде. Әллә ничә дистә еллар элек авылыннан чыгып китеп, әнисен дә, туган нигезен дә оныткан, олыгая башлагач, аларны эзләп кайткан, әмма таба алмый тинтерәгән ир-егетнең, төпчек улының югалу хәсрәтеннән акылын җуйган, картлар йортында яшәүче ананың язмышы кунакларга үзләре һәм әти-әниләре, әби-бабаларының сагышлы да, кайчак фаҗи­гале дә язмышын исләренә төшерде бугай. Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Гәрчә кунакларның бик күбесе биредә туып үсмәсәләр дә, хәтта кайбер­ләренең әби-бабалары гына шушы яктан булса да, алар барысы да туган иле дип Татарстанны саный. Ә кан хәтере, туган ил, туган тел алар өчен аеруча кадерле, газиз төшенчәләр ул!

Люция Фаршатова

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев