"Табын артында йөрүчеләр сәхнәгә менде, сәхнәдәгеләр табын арты җырчыларына әйләнде" - Раяз Фасыйхов

5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале узачак. Фестивальдә катнашучыларның берсе - Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында үзенең "Сарман" һәм "Ашхабад" җырларын ничек башкарачагы, татар эстрадасының бүгенге хәле, сәхнәдәге артистларның социаль хәле, "Үзгәреш җиле" фестиваленнән көткән өметләре, "моң" төшенчәсенең татар өчен генә хас күренеш булмавы һәм татар эстрадасының татар телен саклап калудагы роле турында сөйләде.

“Эстраданың болганчык вакыты”

- Раяз, бүгенге эстрада турында сүз барганда, гадәттә бездә җырчыларның бик күп булуы телгә алына. 500-600 җырчы бар дип әйтәләр. Сез ничек уйлыйсыз, бу сан реальме? Икенчедән, бу күпме, азмы?

- Кемдер җырчылар, җырлаучылар дип көлеп әйтә. Бүгенге көндә кемнең җырлыйсы килә, барысы да җырлый. Кемнең теләге бар, шул сәхнәгә менә. Телевидение, радиоларның ишекләре ачык. Матди яктан мөмкинчелегең бар икән, үзегезне җырчы дип уйлыйсыз икән (һәм уйламасагыз да), теләгегез бар икән, барасыз да түлисез, җырыгызны яздырасыз да, җырны сатып аласыз.

Шоу-бизнес төшенчәсе кергәннән соң шул саннар әйтелә. – 600ме алар, 1 меңме? Әле без белмәгәннәре дә бар. Сез әйткән цифрларны ишеткәнем бар. Аптыраган да юк. Рухи азык, ризык йөртүче бит инде без. Шуңа күрә җырчылар күбрәк булган саен ул бәлки яхшырактыр. Җырчылар 500, 1000 булса да, барыбер халык үзенең ярткан җырчыларын сайлап ала. Кемнеңдер концертына йөри, ә кемгәдер йөрми.

Вакыты шундый. Русча аны “Смутное время” дип әйтәләр. Безнең эстраданың да шундый бераз гына болганчыграк вакыты. Шушы болганчыкта бөтенебез дә кайныйбыз, ә халык үзе кемне тыңларга, ә кемне тыңламаска икәнен сайлап ала. Бер яктан, шулай дөрестер.

Теге вакытлар белән чагыштырсак, ул чакта дәүләтнең бик зур йогынтысы, кеше факторы булган. Кемдер худсовет җитәкчесенең сүзе аркылы үтә алган, ә кемдер үтә алмаган. Шуңа күрә мин бүген бик яхшы, теге вакытта әйбәт булган, яки хәзерге начар, теге вакытта әйбәт булган дип әйтмәс идем.

“Мин татар эстрадасын сәнгать дип тә әйтмәс идем”

Татар эстрадасы ул бүгенге татар сәнгатенең, җәмгыятенең бер халәте. Мин аны сәнгать дип тә әйтмәс идем. Сәхнә дигән төшенчәнең зәвыгы бетте. Илһам абыйлар, Әлфия апалар авылларга концертларга тракторлар белән, атларга утырып йөргәннәр. Алар соңга калган вакытларда кешеләр икешәр, өчәр сәгать буе шыгрым тулы клубларда концертларын көтеп торганнар. Якынрак вакытларны алсак, Фирзәр Мортазин бер баян белән җырлап, көнгә өчәр тапкыр концерт куйган. Халык тын да алмыйча шуны тыңлап утырган. Әлбәттә, вакыты үзгәрә. Безнең хәзер медиа чыгынаклар, интернет ресурслар күп. Халыкны теге вакыттагы җырлар белән генә аптыратып булмый. Күп тыңлыйлар, күп беләләр. Шуңа күрә җырчылар да, җырлаучылар да, башкаручылар да артканнан арта бара. Мин шуннан гына күрәм.

“Табын артында йөрүчеләр сәхнәгә менде, сәхнәдәгеләр табын арты җырчыларына әйләнде”

- Эстрадада болганчык вакыт дидегез, бу нәрсә белән бәйле?

- Мин кечкенәдән артист булырга хыялландым. Әти дә, әни дә һаман сөйлиләр - мин кечкенә чакта Муса Маликовның концертын карап, синтезаторда уйнаган булып, хыялланып йөргәнмен. Сәхнә безнең өчен эләгеп булмас урын булып тоела иде. Аның ниндидер илаһи көче бар иде. Ул Олимп таулары кебек бөек булып тоела иде. Безнең мэтр артистлар белән бер концертта катнашуны башка да җиткереп булмый иде.

Бүген, кызганычка каршы, эстрада сәнгате азрак кына үзгәрде. Шуңа күрә кемнең менәсе килә, менә. Кемнең чыгасы килә, шул җырлый. Бөтен кешегә мәдәният йортын да, сәхнәне дә, телевидениене да бирәләр. Шуның аркасында буталыш барлыкка килде. Табын артында җырлап йөри торган кешеләр сәхнәгә менде. Сәхнәдәгеләр, мескеннәрем, шушы конкуренциягә түзә алмыйча, табын арты җырчыларына әйләнеп баралар. Болганчыклыкны мин бүгенге көндә шунда күрәм.

“Шоу-бизнес”ның “бизнес”ы гына бар”

- Безнең татар эстрадасын матбугатта еш кына тәнкыйтьлиләр. Зәвыксызлык китте, сәхнәгә чишенеп чыгалар, үзләрен теләсә ничек тоталар, диләр. Сез бу гаепләүләр белән килешәсезме?

- Әйе, бу проблемалар контроль булмаудан килә. Шушы концертларны оештырган, җырчыларны чыгарган кешеләр коммерция ягы белән бергә аз гына булса да, мораль якны, мәдәни агарту дигән төшенчәне бергә алып барсалар, бүген мондый проблемалар булмас иде.

Бездә, кызганычка каршы, шоу-бизнесның бизнесы гына бар. Каяндыр урлап, руслар чишенеп чыга без дә шулай чишенеп чыгарга тиештер дип, яки Запад, Европада шулай, без дә шулай эшләргә тиеш дип уйлыйлар.

“Үзгәреш җиле” – татар эстрадасын үзгәртүгә беренче адым”

Безнең халык үзебезчә, безнең үзебезнең мәнфәгатьләр, үзебезнең менталитет. Аны берни эшләтеп тә булмый. Каяндыр урлап, эстраданы ясап булмый. Табыш алуны гына беренче урынга куймыйча, мораль яклары бергә алып барылса, шул ук концерт оештыручылар тарафыннан һәм үзебездән шундый максатлар куелса, без бу проблеманы юкка чыгарырбыз дип уйлыйм.

Шуңа күрә моңа әкренләп дәүләтебез, Президентыбыз кушыла башлады. Ул болай да бик күп эшкә чумган, башка проблемалары да бик күп, әмма ул эстраданың мондый проблемасын күрде һәм чынлап та уйланырга кирәк дигән фикердә. Без моны күптән эшләргә тыршытык. Минем үземнең эстрадада эшли башлаганга ун ел. Без җанлы музыканы пропагандаларга тырыштык. Үзебез тере тавыш белән генә түгел, ә музыкантларның да, аранжировкаларны да тере тавыш белән башкаруы күздә тотыла. Ил күләмендә, дөнья күләмендә булсын иде дип тырыштык. Үзебезнең бергә-бергә уйлаган, бергә башкарган кешеләребез бар.

Президентыбыз тарафыннан эстрада турындагы сүзләрне ишеткәч, бик сөендек. “Үзгәреш җиле” проекты шуның беренче адымы дип атар идем. Үзем дә аның катнашучысы буларак, бик күңелле, бик үзенчәлекле булачак дип әйтә алам.

Проект минем өчен әллә нинди шок булмады. Кастингны узганнан соң сөендем. Җырларны сайлауга килгәндә дә бик кызык булды. Мәскәү аранжировка ясаучылары безнең алтын хәзинәбездәге җырларны нинди форматта эшләрләр икән дип уйлап йөрдем. Бик күңелле. Концерт үтмәгән килеш, минем әллә нәрсәләр әйтәсем килми. Тамашачы анда безнең җырларда үзгәреш күрергә әзерләнеп барсын иде һәм мин ул үзгәреш сизелер дип уйлыйм.

“Үзгәреш җиле”ндә яңа образ белән чыгам дип уйламыйм”

- “Үзгәреш җиленә” җырчыларны ничек сайлап алдылар?

- Опера театрында кастинг булды. Без анда килеп, берничә җырны җырлап күрсәттек. Оештыручылар? безнең тавышларның үзенчәлегенә карап, җырчыларның портфолиолары буенча сайлап алдылар. Ничек сайлаганнардыр мин белмим, ләкин мине алдылар. Мин шуны беләм. Мине ни өчен сайлаганнардыр, анысын оештыручылардан сорарсыз.

- Сез нинди җырлар башкарачаксыз? Үзегезнең яңа образ ошадымы?

- Анда бернинди яңа образ да юк. Мин үземне яңа образ белән чыгам дип уйламыйм. Безнең җырларның аранжировкалары икенче булгач, без башкару стилен дә үзгәртергә мәҗбүр. Мәсәлән, мин “Ашхабад” белән “Сарман” җырларын башкарам һәм аларны шундый интерпретациядә, эшкәртүдә ишетү кызык булды. Безгә башта ук ул аранжировкаларны ишетергә бирмәделәр. Менә укытучы белән күзгә күз очрашкач, ул аны кабызып, менә шундый аранжировка дип аңлатты. Бу аранжировка бөтенләй икенче бирелеш, икенче төрле башкаруны таләп итә. Концерттан соң сөйләшсәк, бер хәл булыр иде, ә болай килчәктә күз күрер. Үземә дә бик кызык.

“Ашхабад” рэп түгел, речитатив”

- Белүемчә, сез “Ашхабад” җырын өлешчә рэп стилендә башкарасыз.

- Рэп түгел, ә аның бер өлеше речитатив дип атала. Такмаклар әйтәләр ич әле. Мәсәлән, җырлыйлар-җырлыйлар да, Эх, күңел ачабыз, ничек шулай басабыз, фәлән-фәлән “һәй!”, диләр дә алга таба китә бит? Анда бернинди рэп юк. Мин аны сөйли дә белмим. Кайбер күплетларны тиз әйтү бездә речитатив дип атала. Кемдер аны рэп дип уйлый, әмма рэпның төшенчәсе бөтенләй икенче. Анда рэпны мин күз алдына да китерә алмыйм. Мин татарча рэп сөйләүчеләрне, “ИттифакЪ” (İttifaQ) ны хөрмәт итеп, бу жанрга кермим. Кергән булсам, мин, әлбәттә, төрле күнекмәләргә йөргән булыр идем. Монда исә речитатив дигән бер өлеш бар. Менә сезгә кечкенә генә бер сер ачылды.

“Шушымыни “Үзгәреш җиле” дип борчылмагыз”

- Сезнең сәхнәдә тотыш та икенче бит инде. Халык күреп ияләшкән Раяз Фасыйхов түгел.

- Безнең сәхнәдә тотышны режиссер белән бию куючы режиссер куя. Безнең хәзер интернетка чыккан кайбер видеоларны төшергәндә ниндидер бию дә, сәхнәдә үз-үзеңне тотыш хәрәкәтләре куелмаган иде. Шуңа күрә шушымени инде ул “Үзгәреш” дип бер дә борчылмасыннар.

Мин репетицияләрдә карап утырам. Безнең кайбер башкаручыларның чыгышлары шоу-балет белән шуның кадәр кызык тәкъдим ителә һәм беркемне дә үз образыннан егып салмый. Киресенчә, ул артистка үсәргә ярдәм итәргә, эстраданы сыйфат ягыннан тагын да камилләштерергә тиеш. Чөнки тәнкыйть булды. Җырлары җырлау түгел, ничек селкенәләр, ничек киенәләр диделәр. Шуларның барысын да ничектер үзгәртергә һәм камилләштерергә тырышып, безнең белән профессиональ балетмейстрлар, биючеләр, бию куючылар эшли. Бу проект артистка үсәр өчен, тагын да камилләшер өчен бик яхшы чара. Шуңа күрә Раяз Фасыйховның образын әллә ни үзгәртә алмыйлар инде аның. Ул шулай ук булып кала, ләкин үземә дә бик кызык. Кичләрен, төннәрен репетицияләр ясыйбыз. Ничектер шушы массага яраклашырга тырышабыз

“Пиджакнымы, ботинканымы салып атабыз”

- Концертта пиджакны салып атмыйсыз инде алайса?

- Пиджакнымы, ботинканы салып атабызмы - режиссер тарафыннан ахырга кадәр куелмады. Менә хәзер репетицияләр башланачак. Режиссеорлар номерның ничек куелышын ничек күрер? Һәрбер номер аерым куела. Үзенчә индивидуаль. Чыктым да җырладым да, синең янда биеделәр түгел. Һәрбер номерны бик үзенчә күрсәтергә тырышалар.

“Татар җырын дөнья аренасына чыгарырга була”

- Бездә мондый тәҗрибәләр булган иде. Безнең халык җырларын, классик җырларны бүтән төрле итеп җырлап караганнары булды. Безнең татар халкы моны кабул итеп бетерми. Моны татар моңын бетерә дип саныйлар. Монда да шундый тәнкыйтьчеләр табылачакмы?

- Әлбәттә, эшләгән кеше өчен тәнкыйтьче гел табыла. Бөтен кешегә ярап та бетеп булмый. Сәхнәгә чыгып теләсә нәрсә эшләргә мөмкин, әмма барыбер сине яраткан, яратмаган кеше булачак. Эшләгән кешегә тәнкыйть һәрвакыт килеп торачак. Эт өреп тора, бүре йөреп тора диләр бит. Шуңа күрә әгәр дә ул тәнкыйтьчеләр дәрәҗәле кешеләр икән, чынлап та бу өлкәдә үзләрен таныткан, бу өлкәдә белә торган тәнкыйтьчеләр икән, оештыручылар һәм без, бәлки, бу тәнкыйтьләргә колак та салырбыз.

Ләкин фестивальнең концепциясе, максатлары бар. Шуның буенча профессионаллар эшли. Алла боерса, фестивальнең гомере озын булса, ул татар эстрадасын дөнья күләмендә күтәрергә мөмкиндер дип уйлыйм мин. Кайберәүләр бик ышанмыйча карасалар да, безнең татар җырын чынлап та дөнья аренасына чыгарырга буладыр дип уйлыйм.

“Бәрәңге – бәрәңге инде ул, ә ресторанда ничек чыгаралар?”

- Дөнья дигәннән, монда Евровидениягә чыгарырлык дәрәҗәдә яңгыраган җырлар бармы?

- Нишләп булмасын? Җыр – ул рухи ризык. Бәрәңге бәрәңге инде ул. Аны болай да ашарга була. Ә ресторанда аны ничек итеп чыгаралар? Ничек кенә турамыйлар, ничек кенә матурламыйлар. Бәрәңге бөтен дөньяда да бәрәңге инде ул.

Музыканың төсе дә, расасы да, теле дә юк. Без кайбер җырларның нәрсә турында икәнен белмибез, ләкин мелодия, башкаруы, аранжировкалар аркасында ул безгә ошый. Безнең матур җырлар, матур мелодияләр юк дип уйлыйсызмы әллә сез? Менә шуларны дөньякүләм стандартларга якын китереп, яхшы аранжировкалар ясап, яхшы студияләрдә эшләп, җибәрәсе иде. Безнең Казанны, Татарстанны, бөтен дөнья белә. Классик башкаручыларыбыз Айгөл Гарифуллина, Шаһимуратоваларны, Рудольф Нуриев һ.б. бөтен дөнья белә. Ә нишләп әле эстраданы, поп-музыканы күтәрмәскә? Аны бары тик сыйфат ягыннан бик күп еллар гел туктамыйча эшләргә кирәк.

“Моң ул татарда гына түгел”

- Бездә шундый сүзләр бар бит. Халыкның, җырның моңы булырга тиеш. Без аны шушы рәвешчә бозабыз дип.

- Һәрбер илнең, һәрбер халының моңы бар. Татарның гына моңы бар диләр. Нишләп инде? Төрек җырлары моңсызмы әллә? Җырның эчке җаны бар икән, димәк, ул җырның моңы бар. Әлбәттә, шотландларның, мәсәлән, шул ук волынкаларын тыңласаң, әллә аларда моң юкмы? Әлбәттә, бар. Бөтен милләт вәкилләрнең җырларында моң бар. Моңлысы, моңсызы бар. Мин аны безгә генә кагыла димәс идем.

Безнең татар җырында үзенчәлек бар, әлбәттә. Ул пентатоника гына түгел. Ул Кытайның да көе шул ук пентатоника. Шул ук 5 нотадан төзелгән. Менә шуны югалтмыйча, кайбер мелодияләрнең башкарылуын саклап, матурлап тапшырсак, күрсәтә алсак, менә шушыдыр ул безнең максатыбыз.

“Җырны танытырга теләсәк, без аны аз гына үзгәртергә тиеш”

- Бездә классик җыр шул классик булып калсын, шул ук “Ашхабад”, “Сарман” элеккечә калсын дигән фикер бар. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Һәрбер җырны төрле стильдә җырларга була. Бер кеше дә “Сарман”ны бүгенге көннән соң башкача җырламагыз дип беркем дә әйтми. Һәрберебезнең күңелендә ул җырлар авылда гармун тотып, бабайлар сузып җырлап җибәргән кебек күңелдә калган. Ә сәнгать әсәре буларак, без аны дөньяга танытырга теләсәк, без аны әзрәк кенә үзгәртергә тиеш. Шул ук фольклор музыкасын тыңласаң, аны сәхнәгә алай чыгып җырларга ярамый. Ә сәхнә әсәре итеп эшләргә кирәк булгач, аны төрлечә эшкәртәләр, үзгәртәләр, инструментлар кушалар. Шуңа күрә аны бозылмыймы дип әйтергә ярамый. Юк, әлбәттә. Аның үзенең формасы кала. “Сарманны“ бернишләтеп булмый. Сарман”ның беренче ике нотасы башкарылуга ук “Сандугачлар кунып кайда сайрый” - бетте: дөньяда яшәүче теләсә кайсы татар шундук аның “Сарман” көе икәнлеген аңлаячак. Син аны джаз итеп җырлый, рэп итеп сөйлә, аның төбе-тамыры “Сарман”.

- “Ашхабад” җырын да башкарып үтә алмассызмы икән?

- Юк. Без аны оркестр белән аралашу рәвешендә эшләдек. Мин оркестрга әйтәм һәм оркестр миңа җавап бирә. Барысын да сөйләп бетермик. Алла боерса, концертка баргач, күрерсез.

“Үзгәреш җиле” озын гомерле булачак”

- Бу фестиваль ни рәвешле үзгәреш кертә ала? Фестиваль узар да, барысы да үз көенә әйләнеп кайтмасмы?

- Башка фестивальләрдән аермалы буларак, бу безнең Президент проекты. Без Рөстәм Нургали улы алынган эшнең, бүгенге көндә кайсы юнәлешне карасаң да, ахырына җитмичә калганы юк, Аллага шөкер. Әгәр дә безнең Президентыбыз алынган икән, беренчедән, мин аның озын гомерле булуына ышанам. Башка фестивальләрдән аермалы буларак, аның патронажы астында бара икән ул фестивальне оештыручылардан сорау бик катгый булачак. Фестиваль үтте, ул җырчылар җырлады да юкка чыкты түгел.

Безнең Америкада яшәүче татарлар белән сөйләшкән бар. Анда шоу-бизнес ничек корылган. Анда меңнән йөз, йөздән ун, уннан бишәү, биштән өчәү, өчтән берәү сайлана да, шуңа хезмәт салып, аны зур сәхнәгә чыгаралар. Шул ук Леди Гага, Мадонна, Кристина Агилера - кемне генә сайласаң да. Алар бик күп кастинглар үткән. Безнең шушы фестиваль артистны матур итеп сайлап, тавышлымы ул, харизмалымы, менә шуның аркылы эшләп бары тик сыйфатка омтылырга тиеш.

Сез билетларның да бәясенә игътибар иткәнсездер. Бу концертның билетлары бүтән кайбер фестивальнең билет бәяләреннән бер биш тапкырга әзрәк. Ялгышмасам, иң яхшы урыннар 1500 сум. Бу фестиваль табыш алу өчен түгел. Монда коммерция ягыннан кереп булмый. Бу безнең Президентыбыз тарафыннан куелган максат. Татар эстрадасын үзгәртү. Шуңа күрә ул “Үзгәреш җиле”. Ул бүтән фестивальләрдән шуның белән аерыла.

“Үзгәреш җиле” татар балаларына кечкенәдән дөрес музыкаль тәрбия бирүгә йөз тота”

- Ниндидер районда, авылда җырлап йөргән, җырлар яздырган, бик үк танылмаган кеше бу фестивальдән нәрсә дә булса алачакмы? Ул аңа омтылырга ниндидер маяк булачакмы?

- Алла боерса, бу фестивальнең концерты язылачак. Телевизордан күрсәтеләчәк. Безнең җырлаган җырлар белән DVD дисклар чыгачак. Бу материал авылларда үсеп килүче татар балаларында кечкенәдән дөрес музыкаль тәрбия бирүгә йөз тота. Хәзер бит нәрсә тыңлатырга белмисең. Мин үзем ике бала үстерәм. Сыйфатлы үзебезнең татар поп-музыкасы юк дәрәҗәсендә. Безнең җырлап йөргән, җырларга хыялланган кешеләр менә шушындый концертлар күреп, сәхнә дигән төшенчәнең зурлыгын һәм зәвыклыгын арттырачак һәм үзебезнең сыйфатлы татар җырларын башкарырга хыял бирәчәк. Менә мин кечкенә вакытта үземне ничек хәтерлим, менә шул хыялларны кире кайтарырга мөмкинчелек бирер дип уйлыйм.

- Безнең яшьләр, аеруча чит регионнарда руслаша. Татар телен саклауда татар эстрадасының роле нинди? Аның яшьләргә тыңлатырга җыры бармы?

- Эстрада – ул халыкка иң якын жанрның берсе. Бөтен кеше дә операга, театрга спектакль карарга йөрми. Кеше барыбер күбрәк эстрада концертларына йөри. Шуңа күрә монда камил башкару, камил татар телендә сөйләү, җырлау сорала. Бик күп яшьләр, үзебез дә тәнкыйтькә тартылабыз. Тыңларга әйбер юк, бөтенесе тыңлый я рус, я Европа эстрадасын. Әгәр дә без минем яшьтәге яисә миннән дә яшьрәк тыңлаучыларны җәлеп итә алабыз икән, менә алар уйлана башлаячак.

Бүгенге көндә руслашу зур проблема. Моны мин үземдә дә күрәм. Телевизорда, интернетта бөтенесе дә русча. Татарча мультфильмнар юк. Аны мин һаман да әйтәм инде. Безнең сәнгатьтә халыкка иң якын жанрларның берсе ул - эстрада. Әгәр дә без аны яхшы якка үзгәртеп, матур сыйфатлы җырлар белән эшли алабыз икән, менә шушы урта буын вәкилләре (45-50 яшьтәгеләр алар йөри инде, ә яшьрәкләре бәлки электрон музыка белән шөгыльләнүчеләр концертларны йөриләрдер), әгәр дә без менә шушы тирәне җәлеп итеп матур, тәмле җырлар белән тәэмин итә алабыз икән, үзебезнең телне саклап калу шушындадыр. Чөнки бу шунда ук аралашу да. Татарча җырлар, бу нәрсә дигән сүз булды соң әле дип эзләнү дә.

Менә җырчы “җирсү хисләр” дип җырлады. Нинди сүзләр була икән ул? Шул вакытта килә үз телеңнең матурлыгын аңлау һәм сакларга омтылу. Шул вакытта ул кешедә үзеңнең балаларыңа шуны җиткерергә тырышу дигән фикер туар дип уйлыйм мин. Шуңа күрә татар телен саклап калу татар эстрадасы максатларның берсе булырга тиеш. Кеше горурланып кайтырга тиеш. Менә безнекеләр дә булдыралар, Алла шөкер, дип.

“Ашхабад”ны төрлечә җырларга була. Ул күбрәк табын артында җырлана торган җыр. Сәхнәдә ул бер төрле җырлана. Ә “Үзгәреш җиле”ндә без аңа аз гына джаз кыйпылчыгы кертәбез. Ә ничек кертәбез, анысын концертка килгәч күрерсез.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: