Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Табигатьтән узып булмый" - Дания Нуруллина (әңгәмә, видео)

Үзенең юбилей кичәсенә әзерләнеп йөргән мәшәкатьле көннәрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина “Татар-информ”га килеп хәбәрчебез белән аралашырга вакыт тапты.

- Дания апа, сез хәзер тамашачы алдына сәхнәгә чыгып берни дә эшләмичә басып торсагыз да, халык яратып кабул итәр дәрәҗәгә җиткән данлыклы актрисабыз. Беренче мәртәбә халык мәхәббәтен тойган чакларыгызны искә төшерик әле.

- Яшь чагында халык яраттымы-яратмадымы дип уйламыйсың инде аны, роль турында уйлыйсың. Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклендә Шәфәкъ образын уйганнан соң театр җәмәгатьчелеге күреп, шул роль аша Академия театрына эшкә алдылар. Шушы ролем белән мәхәббәт яулаганмындыр. Шәфәкъ ролен дә бик яратып уйнадым, ул минем эчке табигатемә туры килеп тора иде. Эшли башлаган елымда “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Айсылу ролен бирделәр. Аны да бик яратып уйнадым.

- Кайсы рольләрегезне сезнең үз сыйфатларыгызны чагылдыра дип саныйсыз?

- Рольне кечкенәгә, зурга аермый идем, режиссер кушканны һәм үз күңелем тойганны тырышып эшли идем. Иң беренче һәр эштә дә тырышлык кирәк. Күңелгә ятышлырак рольләр бар инде. Гөлфинә образы. Ул 12 балалы авыл апае. Беренче вакытта бик уңайсызланган идем. Мин авылда үсмәгән, авыл тормышын бик белеп тә бетермим. Ул вакытта миңа әле 39 гына яшь иде. Мәрхәмәтле, юмарт, уен-көлкеле ханым, кешеләргә карата ярдәмчел, ачык йөзле, ягымлы. Бу сыйфатлар үземдә дә бардыр дип уйлыйм.

- Ә явыз хатыннарны уйнарга “буяуларны” кайдан аласыз?

- Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар”ында Зәмзәмбануны уйнадым. Марсель Сәлимҗанов куйган иде аны. Зәмзәмбану - тискәре образ. Тискәре образны уйнавы тагын да кызыграк. Уңай сыйфатлар булган рольне уйныйсың да уйныйсың инде. Ә тискәре образга буяулар табырга кирәк. Марсель Хәкимович образны бик кызыклы итеп куйды - әче телле итеп, бик хәйләкәр итеп. “Банкрот”та (Г.Камал), аны Празат Исәнбәт куйган иде, Фирдәвес Әхтәмова белән гайбәтче хатыннарны уйнадык. Кунак хатыннар инде болар. Фирдәвес, мәрхүмкәем, йомшак кына уйнады. Мин ничегрәк ачыйм икән дим. Гайрәтлерәк итеп эшләдем. Әрләшеп, кеше гайбәтен җыеп йөрүче хатын итеп. Үземнән бер буяу да өстәп куйдым. Анысына талантлы актрисабыз Наилә Ибраһимова ярдәм итте. “Сезнең авылда шундыйрак, кызыклырак бер хатын булмадымы?” дип сорадым. Бар иде, ди, кечерәк кенә буйлы кызык кына апа иде, ди. Кызык итеп сөйли белә иде ди. Тавышын күкрәктән чыгарып бер генә көлеп куя иде ди. Бөтен халык егылып көлә, үзе башка көлми иде ди. Кызык бит ә?! Шушы буяуны образыма өстәдем. Премьера вакытында Марсель Хәкимовичның әтисе Хәким абый котларга керде. “Ай-яй ди, син мондый көлүне кайдан таптың?” ди. “Сиңа мондый көлү өчен генә дә мактаулы исем бирергә кирәк” ди. Шундый рольләр була...

- Дания апа, сез Сөембикә образын сәхнәгә алып чыгарга тиеш булып та, алып чыга алмыйча калдыгыз кебек.

- Хәзерге “Сөембикә” журналы башта “Азат хатын” иде. Журнал “Сөембикә” булып чыга башлагач, тышлык өчен бөтен театрлардан Сөембикә образы өчен артист эзләгәннәр. Беркөнне Рәйсә апа Юсупова шалтырата. “Мин үземне алай хис итмим, башкарак кешеләрне карагыз” дим. “Сиңа тукталдык”, диләр. Мин “Таһир-Зөһрә”дә Ханча образын уйнаган идем. “Шул костюмымны киеп күрсәтермен – карарсыз” дим. Киендем, бөтен кыяфәтне китердем инде. Коеп куйган Сөембикә булдың, диләр. Җәй көне иде. Кремль янында Сөембикә итеп фотога төшерделәр. Шуннан соң бик күп бәйрәмнәрдә Сөембикә булып йөрдем. Сөембикә булып чыгыш ясарга кайларга гына чакырмадылар! Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның “Сөембикә” бәетен укый идем. Яшем 50гә якынлашканда: “Сөембикә яшен бик күпкә уздым, яшьрәк кызларын алыгыз инде”, дидем. Юк диләр, тавышы булса, буе килми диләр. Тик язучылар гына ул чорда Сөембикә турында пьеса язмадылар. Ләкин артык юксынмыйм. Биш ел буе уйнаган кебек булдым, Сөембикә тарихында калдым. Миңа шул җитә.

- Син бик матур актриса. Тормышта матурлык ярдәм иттеме, әллә, киресенчә, зыяны да булдымы?

- Үземне матур дип санамыйм. Мин матур дип йөри торган сыйфатым юк. Актриса өчен сәхнәдә анысы да кирәктер. Табигать бит ул, кемгә ничек туры килә инде. Табигатьтән узып булмый. Булганына шөкермен.

- Беркөнне Әлмәт театры куйган “Син кайда идең?” спектаклен карап кайттык (Я.Пулинович). Илгиз Зәйниев өлкәнәйгәч туган мәхәббәт турында бик матур спектакль куйган.

- Мәхәббәт дигән әйбер бар ул дөньяда. Кайчакта телевизордан да бик сокланып карыйм: 50 ел, 60 ел бергә яшәгән парларны күрсәтәләр. Аларны мәхәббәт тоткан, балалар үстергәннәр, матур итеп бергә картайганнар. Тора-бара ул яшьлек мәхәббәте бер-береңә ихтирамга әвереләдер, мәхәббәт бер-береңә юл куеп яшәүдер.

- Әйдәгез әле, бер ролегезне читкадан башлап премьерага кадәр күз алдыннан үткәрик.

- Соңгы елларда Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” әсәрен чыгардык. Аны бик талантлы артистыбыз Радик Бариев куйды. Бервакыт Радик минем яныма килде дә: “Шушы пьесаны укып чыгыгыз әле”, ди. Өйдә укып чыктым. Карчык образы. Радикка әйтәм: “Укып чыктым, ләкин мин куркам, - дим, минем әле карчык образын уйнаганым булмады”, дим. “Дания апа, ди, баш тартсагыз куймыйм. Бу рольдә сезне генә күрәм” ди. Шундый сүзләр әйткәч каршы килеп булмый инде. Ярар дим, ярдәм итсәң эшләп карыйк дим. Партнерым бик талантлы Равил Шәрәфиев булды. Безнең яшьлегебезне талантлы артистлар Раил Шәмсуаров белән Ләйсән Рәхимова уйнады. Радик гаҗәеп режиссер ул, итагатьле. Рольне әзерләү бала беренче адымнарын ясаган кебек. Кулны кая куярга, аякны ничек басарга, гәүдәне ничек тотарга да белмим. Җөмләне әйткәндә эчке дөньяң җөмлә белән тәңгәл килергә тиеш. Ул бик четрекле эш. Әзер булгач кына җиңел кебек тоела. Ике ай буена әзерләп халык алдына чыктык. Халык спектакльдән елап чыга диләр, хәтта ирләр дә елый диләр. Халык үз тормышын уйлагандыр, гыйбрәт алгандыр. Карт үләсе дигәндә карчык үлеп китә. Карт яши-яши карчыгына бер җылы сүз әйтмәгән. Мин бу карчыкны йөрәгем белән яратып уйныйм.

- Дания апа, легендар “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле Шәүкәт Биктимеров белән генә түгел, малайны уйнаган кызыгыз Айсылу белән дә татар театры тарихында калды. Әйдәгез, авыр булса да, Айсылуны искә төшерик әле. Сүзләребез дога булып барсын.

- Айсылу - бердәнбер балам. Эчкерсез, юмарт, ачык күңелле, мине беркайчан да мине борчымады. Театрда үскән бала. Бермәлне театрда кечкенә балалар калмады. Ул вакытта “Әдермештән Әлмәндәр” бара иде инде. Анда Рәшит Шамкаевның кызы уйнады, тагын бер кыз уйнады. Алар үсеп җиттеләр, Айсылу әле балалар бакчасында иде, укырга керергә җыена. Марсель абый: “Айсылуны әзерлик әле” ди. Айсылу репетициягә килде. Спектакльгә кереп китте. Җиденче сыйныфка кадәр җиде ел уйнады ул аны. Гастрольләргә йөрде – Ташкент, Алма-ата. Берзаман Мәскәүдән театр белгече Борис Поюровский килде. Спектакльне карагач: “Малайны шулкадләр талантлы актрисагыз уйнады” ди. Айсылуны кечерәк буйлы актриса дип уйлаган икән. “Ул баланы актриса түгел, минем кызым уйнады”, дим. Ул әле икенче сыйныфта иде. “Талантлы кызыгыз” ди. Еллар узды. Бервакыт Айсылу әйтә: “Башка уйнамыйм, парик киеп ардым. ди. Малай булып йөрисем килми”, ди. Рәфкать Бикчәнтәевнең улы Йосыф үсеп килә иде. Рольгә аны керттеләр, аннары Туфан Миңнуллинның оныгы уйнады. Марсель Хәкимович ничек кенә өндәсә дә, синең өчен Ромео белән Джульеттаны куям, сиңа Джульеттаны бирәм дисә дә, театр буенча укырга бармады. “Юк, минем артистка буласым килми” диде. Медицина колледжына керде. Язмыш шулай инде...

- Сез – көчле хатын-кыз. Иң авыр чакта “Үлеп яратты” спектаклен чыгардыгыз, Мөхлисә Бубый образын тудырдыгыз. Сәхнә хәсрәтне чигереп торырга сәләтлеме?

- Әйе, бик авыр чор булды ул минем өчен. Июнь аенда Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” пьесасы буенча эшли башлады. Август аенда миңа 65 яшь туласы иде. Август аенда минем Айсылуым вафат булды. Көтелмәгән хәл булды. Шуннан соң мин Фәриткә әйттем: “Мине бу рольдән төшерегез, мин уйный алмам” дим. Алар Шамил Зиннурович белән мине бик каты өндәделәр: “Сездән башка бу рольне беркем дә уйный алмас, сез генә уйнарга тиеш” диделәр. Айсылуның кырыгы үтте, без рольгә тотындык. Алар мине хәсрәтеннән азрак арынсын дип уйлаганнардыр. Мин эш дип карадым. Бөтен көчемне җыеп эшли башлады. Режиссеры Илгиз Зәйниев иде. Ул бик ярдәм итте. Өч ай әзерләдек, бик авырлык белән барды. Бу роль булмаса, бәлки өйдә елап утырган булыр идем. Роль ярдәм итә.

- Сез чит илләргә йөрергә яратасыз дип укыдым. Башкаларга кайларга барырга киңәш итәр идегез?

- Сәяхәт итәргә яратам, матурлыкны күрергә, читтә йөреп гыйбрәт алырга яратам. Мин күзәтүчән кеше. Унөч илдә булдым. Һәр илнең үз матурлыгы, үз табигате, үз халкы, үз аш-сулары. Европа буенча йөрергә яраттым. Әле җылы якларга чыкканым юк, анысына да өметләнеп торам. Ә башкаларга Испаниягә барырга киңәш итәр идем. Аның аның халкы, табигате җанга якын. Бүтән илләр дә матур. Франциядә, Германиядә ике тапкыр булдым. Швециядә булдым. Соңгы сәяхәтем Карловы Вары иде. Анда ял иткәндә Прагага экскурсиядә бардым, Австриягә булдым, Венада ике көн булып, Вена операсына эләктем. Бу әкияткә тиң!..

- Дания апа, вакыт табып безгә килүегез өчен рәхмәт. Сездән яңа рольләр көтебез. Иҗади уңышлар сезгә!

Белешмә өчен: Дания Нуруллина 1946 елның 23 августында Казан шәһәрендә туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. Аның җитмешләп роленең кайберләре: Ирина — «Баһадирлар» Н.Погодин, Сайра — «Ир-егетләр» Т.Миңнуллин, Дания — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин, Саҗидә — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин, Чәчәк — «Кол Гали» Н.Фәттах, Варя — «Бер төн» Б.Горбатов, Зәмзәмбану — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт, Катэ — «Хатыннар гайбәте» К.Гольдони, Наилә — «Үзеңә хыянәт итсәң» Д.Вәлиев, Дифүзә — «Кичер мине, әнкәй!» Р.Батулла, Саҗидә — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин, Смеральдина — «Болан-Патша» К.Гоцци, Йолдыз — «Туй алдыннан» Х.Вахит, Гөлбану — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт, Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» А.Островский, Сәлимә — «Әни килде» Ш.Хөсәенов, Мөршидә — «Мин төш күрдем» З.Хәким, Люция — «Баскетболист» М.Гыйләҗев, Хәнифә – “Дивана” Т.Миңнуллин, Хәлимә – “Шулай булды шул” Т.Миңнуллин, Гөрпинә – “Гөргөри кияүләре” Т.Миңнуллин, Әсма – “Казан сөлгесе” К.Тинчурин, Мәрфуга – “Зәңгәр шәл” К.Тинчурин, Җәүһәрия – “Зөбәйдә адәм баласы” Ш.Хөсәенов, Хәдичә – “Йөзек кашы” Ф.Хөсни буенча, Мөхлисә Бубый – “Үлеп яратты” Р.Зәйдулла, Карчык – “Сөясеңме, сөймисеңме” Ф.Бүләков.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев