Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Табиблар чаң суга

Бу хакта Казанда узган “Йогышлы патологияләрнең актуаль мәсьәләләре” I Төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә сүз булды. Конференциянең максаты Идел буе округы субъектларында йогышлы авыруларны ачыклау һәм дәвалау буенча тәҗрибә уртаклашудан гыйбарәт. Чарада Татарстаннан һәм Идел буе федераль округы төбәкләреннән 400 дән артык белгеч катнашты. Аеруча киң таралган йогышлы патологияләрнең берсе – грипп. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Идел буе федераль округының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Ирина Кравченко журналистларга Татарстанда ОРВИ белән авыру вазгыяте әлегә тыныч булуын әйтте. Грипп очраклары да әле теркәлмәгән. “Хәзерге вакытта эпидемия сезонына әзерлек бара. Декабрьнең икенче яртысында ОРВИ һәм грипп белән авыру очраклары артуы көтелә. Республикада вазгыять контрольдә тотыла”, - диде ул журналистларга. Ирина Кравченко Татарстан халкына үз белдеге белән дәваланмаска киңәш итте. Аның әйтүенчә, әгәр өч тәүлек дәвамында халәт яхшырмый икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү зарур. “Өзлегүләр булмасын өчен, гриппны башлангыч стадиясендә үк ачыклау кирәк”, - диде белгеч. Ирина Кравченко, шулай ук, антибиотикларны да теләсә ничек эчмәскә кушты. “ОРВИ һәм грипп – вируслы инфекцияләр, бу очракта антибактериаль препаратлар булышмый. Алар әле иммун системаны бозып, вирус инфекциясенең тагы да үсеш алуына китерергә мөмкин”, - дип белдерде Кравченко. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Ирина Шестакова журналистларга, җәйге чор белән чагыштырганда, Россиядә эчәк инфекцияләре бераз чигенгәнен билгеләп узды. Вирус этиологиясе эчәк инфекцияләре генә искәрмә булып тора. “ОРВИ һәм лаборатор юл белән расланган грипп күрсәткечләре күтәрелеше күзәтелә. Әле берничә көн элек кенә илдә 20 төбәктә ОРВИ һәм гриппның чик бусагасыннан узуы әйтелде. Бу төбәкләрдә вакцинациягә инде соң, чөнки вакцина керткәч, иммунитет барлыкка килсен өчен 2-3 атна вакыт кирәк. Чирнең кискен күтәрелеше булмаган төбәкләрдә чикле вакыт эчендә генә прививка ясатырга була, әмма табиб белән киңәшләшеп кенә”, - диде Ирина Шестакова. “Бүген үз белдегең белән дәвалану көнүзәк проблема булып тора. Кызганычка, бездә ОРВИ һәм гриппны баналь инфекция дип санау бар, гәрчә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны көтелмәгән хәлләр китереп чыгара торган проблема дип атаса да. Узган елгы эпидемия сезоны күрсәткәнчә, грипптан үлем очракларының яртысыннан артыгы – авыру башланып, 4-6 көннән соң гына мөрәҗәгать итүчеләр, я үз белдеге белән дару эчүчеләр, яисә бөтенләй халык чаралары белән өй шартларында гына дәваланучылар”, - дип белдерде Ирина Шестакова. Конференциядә, шулай ук, вируслы гепатит, эчәк инфекцияләре турында да сүз булды. Вируслы гепатит хроник чир һәм бавыр циррозы куркынычын тудыра. Соңгы 15 елда вируска каршы терапия уздыруга мөнәсәбәт җитди үзгәрде. Вируска каршы терапиянең бүгенге алымнары хроник С вируслы гепатит белән нәтиҗәле рәвештә көрәшергә мөмкинлек бирә. Эчәк инфекцияләренә килгәндә, олы кешеләрдә бактериаль эчәк инфекцияләре өстенлек итсә, кечкенә балалар арасында вируслы диарея, аерым алганда ротавируслы инфекция киң таралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев