Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Та­тар­ның асылын аң­лата торган җырлар күләгәдә калды" - Рөстәм Закиров (әңгәмә)

Ул тамашачысын беренче чыгышларында ук, акапеллага җырлап, чын иҗат, моң белән яулады, гамәлләре белән ихтирам казанды. Сүз – Татарстан­ның халык артисты, “Пошалым чаналары” фестивале белән авылында югала язган һөнәр­челекне тергезгән Рөстәм Закиров хакында. Без аның белән эстрада хәлләре, җыр фести­вальләренең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштек.   – Сез ничә ел сәхнәдә? Шушы вакыт аралыгында эстрада кай якка үзгәрде? – Профессиональ сәхнәгә чы­гуы­ма 24 ел булды, татар җыр сәнгатенә исә 1988 елда аяк бас­тым. Эстрадага бер яклы гына бәя бирергә ярамый. Бу – аерым бер тема, аерым әңгәмә. Күзгә бәрел­гәннәренә тукталсак, кызганыч, бу өлкәдә миллилек бетеп бара. Элек җырны талантлылар иҗат итсә, бүген теләсә кем яза, җырлый. Шулай итеп безне чүп басты, арзанлы җыр басты. Та­тар­ның асылын аң­лата торган җырлар сирәк булса да бар, әмма алар күләгәдә калды. Тамашачыга җыр түгел, хикмәт кирәк дип уйлаучылар күбәйде. Тавыш мөм­кинлеге чамалы булгач, хик­мәт чыгарырга тырышалар, мах­сус эффектлар, бию белән бизи­ләр. – Сезнең җырлар радио-те­левидениедә еш яңгырый­мы? – Казан дәүләт педагогия институтында белем алып, авылга укытучы булып кайтырга ниятлә­гән идем. “Татар җыры – 93” бәй­гесе килеп чыкты да, шунда катнаштым һәм эстрадага башым-ая­гым белән кереп киттем. Башта ук телеви­дение-радиога чыгу юлларын эзләүчеләр булгандыр, ми­ңа бу уй башыма да килмәде. Ул заманнан бирле эфир җитәк­челәре дә үзгәр­де, мәдәният дил­бегәсе дә күпме тапкыр кулдан-кулга күчте, беркайчан да танышырга җай эзлә­мәдем, яраклашырга тырышмадым. Әмма үзем­не эфирга чыгармадылар, ким­сеттеләр дип берсе хакында да әйтә алмыйм. Кирәк чакта күр­сәтәләр, тансык булып чыгыш ясыйм, тансык итеп истә калдыралар кебек. Бәлки тагын да күбрәк эшләгән булсам, күбрәк күр­сәткән, җырымны күб­рәк әй­ләндергән булырлар иде. 1 – Бүген эфирны яхшырак эшләгән, талантлырак җыр­чы­лар түгел, җырлары акча түләп ротациягә куелганнар басты кебек. – Эфирга җыр худсовет аша үтә дисәләр дә, нишләптер бик түбән сыйфатлылары сайлап алына. Мөгаен, түләүле җыр­лар­га өстен­лек биреләдер. Миңа да шалтыратып, әлеге хезмәттән файдаланырга тәкъдим иткән­нәре булды. Моңа бармадым, бармаячакмын да. – Сәхнәгә беренче тапкыр чыкканда ук үз принципларыгыз булдымы? Әллә моңа вакыт узгач кына килдегезме? – Минем принцип бик гади: кеше булып калырга, намусыңа тап төшермәскә. Авыл тәрбиясен, әти-әни үгет-нәсыйхәтен истән чыгармаска. Әйткәнемчә, әти-әни минем укытучы булуымны те­ләде. Шул рәвешле музыка училищесы, консерватория кебек уку йортлары үзеннән-үзе яз­мышымнан төшеп калды. Чөн­ки артистлар турында бервакытта да матур сөйләмә­де­ләр. Алар начар гадәтле, гаилә­сез, тәртип­сез, диделәр. Киресен расларга тырыштым, әмма минем хакта гайбәт чыкмады дип әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, ул сүзләр гаи­ләмә зыян салмады. Иҗат өлкә­сенә кил­сәк, үземне сәхнәгә соң­га ка­лыб­рак килдем дип саныйм. Күб­рәк классик юнәлештә эшләргә кирәк булган, бу яктан ачылып бетә алмадым кебек. Беркайчан да репертуар сайлаганда популярлык һәм сан ягыннан кумадым. Мин башкалар кебек өч көндә диск туплап чыгармыйм, айга унар концерт та бирмим. Сыйфатны төше­рәсем килми. Аның каравы концертыма килгән һәр кешенең кү­зенә туры карый алам. Беркайчан да фонограммага селкенеп тор­мадым, һәрбер чыгышымда тир түгелә. Тере тавышка җырлау ди­гәне дә – төп прин­ципларның берсе. – Иң күп сүгелгән халык та җырчылар бит әле. – Артистларны тиргәү иң җай­лысы. Чөнки әйбер сорап барасы, баш иясе юк. Алардан җыр­лау­ла­рын гына сорыйсың. Бусы­ның хә­терен калдырасың икән, артыннан башкалары өл­гереп килә. Җыр­чының сәясәт өлкәсендә дә абруе юк. Алар – бары тик җыр­чы­лар. Парын чыгарасы килсә, җыр­чыны көтүче дә сүгә. – Үзен сәясәттә тапкан җыр­чылар да бар. Айдар Галимов, мәсәлән. – Беренчедән, ул – Башкортстан депутаты. Икенчедән, бездә андый җылы урыннарны күбрәк язучылар, шагыйрьләр биләп алды. Бер җырчының депутат итеп сайланасы килгәнен ишеткән идем. Анда бит җырлап кына эш бармый дигәннәр үзенә. Күрәсең, җырлау­ны эшкә санамыйлар инде. – Сәясәткә җырчылар да катнашса, Президентка эстраданы тәртипкә салырга алынырга туры килмәс тә иде бәлкем. – Республикада җыр бәй­геләреннән кала да проблемалар җитәрлек. Мөгаен, иң әүвәл икътисад проблемаларын җай­ларга кирәктер. Икмәк булса, җыр да була. Җыр өлкәсендәге нечкә­лек­ләрне күбрәк шул казанда кайнаучылар белә. Аны әлеге өлкә бел­гечләре җайга салырга тиештер. Бүген бер генә проблема бар: сәх­нәне кесәсе калыннар басты. Аларга тормышта башка кызык юк, алар йә җыр яза, йә яздыра, йә җырлый. Җыр хәзер иҗат түгел, бизнеска әверелде. Бу бизнеста медиа өл­кәсе, бәлки, отадыр, лә­кин халык оттыра. Әлеге дә бая­гы радио-те­ле­видениедә зыялыларга юл ябылды. Алып баручыларга карап яшь буын сөйләшергә өй­рәнә бит. Ә безнең ди-джейлар җөм­­ләлә­ренең атасы-анасы, мәгъ­нәви басымы юк. Тыңлаучы, әһә, болай да сөйлә­шергә ярый, дип колагына киртләп куя. Әдәби тел бик тә гадиләнде, вак­ланды. – Вакланудан туктар өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш түгелме? – Минемчә, авылларны саклап калу өчен тырышырга кирәк. Ничек кенә карасак та, тел, мәдәният авылда сакланып килгән, хәзер дә милләтнең банкы авыл була ала. Сүз уңаеннан, авылда нигезебез нык. Әнием Разыяга сиксән алты яшь, көтеп алучыбыз, озатып калучыбыз бар, кайтып йөрер җиребез бар, шөкер. Миннән авыл турында җыр сорасалар, рәхәтләнеп башкара идем. Гимннарын булдырырга тырышалар икән, димәк, авылдан кот качмаган әле. “Мәмдәлем”, “Кар­галы авылы җыры”, “Таш­кичү”, “Туган авылым Түнтәрем”, “Кенә­ба­шым”, “Чыты авылы җы­ры” шулай туды. Бервакыт авылдашларым да Пошалым турында җыр сорадылар. Бездә өч Пошалым авылы бар. Аларны берләш­тереп “Өч Пошалым арасы” дигән җыр барлыкка килде. Ә инде икенче елны, 2004 елда, җыр презентациясе үткә­релеп, әлеге чарада җыр бәйгесе оештырылды. Тора-бара бәйге авылга сыеша алмыйча, район кү­ләменә чыкты, аннан гала-кон­церты Татар дәү­ләт фи­лар­мо­ниясендә үткәре­лә башлады. Бәйге белән беррәттән авылга югала язган һөнәрчелек тә кайтты. – Бер атуда ике куян булган бу: талантлар да барлана, авыл да җанлана. – Үзешчән сәнгатькә йөргән кеше гомер буе зур сәхнәгә чыгарга хыялланырга мөмкин. Аларга “Пошалым чаналары” фести­ва­лендә әнә шундый мөмкинлек бирелә. Кайсылары үз көчләренә ышанып җыр өлкәсенә кереп китә. “Пошалым чаналары”нда Илназ Бах, Рафил Җәләлиев, Сөмбел Заһидул­лина һәм башкалар үсте. Ә иң борчыганы – чана ясау һө­нәрче­леге­нең юкка чыгып баруы иде. Ул бит борынгыдан кил­гән һөнәр булган. Матур итеп бизәп ат арбалары ясаганнар, бала чанала­рының мин үскәндә унлап төре калган иде әле. Бүген­геләр безнең бабайлар шикелле оста итеп ясый алмый шул инде. Ә бит югалтасы килми кул көче кергән һөнәрче­лекне. Без болай да җансыз әй­берләр камалышында яшибез. Шуннан бүләккә чана ясатып тарата башладым. Ул хәзер Татарстанда гына түгел, чит илләр­гә дә таралды инде. Чананы башта Равил абый Галә­ветдинов ясап бирде. Аннан бизнесы җәелеп китте дә, энем, ясарга вакытым юк, дип баш тартты. Үз гомерендә бер тапкыр да чана ясап карамаган Рәдиф Нигъ­мәтуллинга, синең кулыңнан килә торган эш бу, дип әйтеп карадым. Агачтан ниләр генә ясамый, тәрәзә рамнары, ишекләр ясау буенча оста ул без­нең. Бүген балалар чанасы, заказ буенча ат арбалары ясаучы булып та танылды. Югары Поша­лымның чана ясау һөнәре бүген өч авылда да бар. Чаналарны Рәдиф кенә түгел, башка егет­ләр дә ясый башлады. Элек Пошалым чаналары Кукмара, Балтач, Сабаларга таралса, җыр аша аның даны чит илләргә таралды. Дөрес, бу пропаганда өчен миңа бернинди файда килми. Егетләр­дән сатып алам һәм кунакларга бүләк итәм. – Җыр бәйгеләрендә катнашу өчен взнос түләргә кирәк бит әле. Ул балалар бәйгелә­рен­дә дә шулай, зурраклар өчен дә шундый ук кагыйдә. – Бу бәйгедә катнашу өчен бернинди акча түләргә кирәкми. Киресенчә, катнашучыларга үзем бүләк бирәм. Шунысын да әйтик, гап-гади авылда үскән Раиф белән Разыя малае үз авылы турында җыр яздырган да ниндидер бәйге оештырып ята дип көлемсерәп караучылар булмады. Авылдашлар арасында дәрәҗәм бар, бәйге бик җиңел башланды, киләчәге дә өметле күренә. Монда җайлау-май­­­лау юк, аңа юл куймас өчен ел саен жюри составын үзгәртәм. Басымчаклык ясамасыннар дип җыр­чыларны бәяләмим, чараны оештырам гына. Ә бәяләүчеләр Миңгол Галиев, Рәгъде Халитов, Зөһрә Шә­рифуллина, Римма Ибра­һимова кебек белгечләр булды. Җырчы җыр белән алдырырга тиеш. Шуңа күрә мин катнашучыларга бер елны “Арча” җырын башкаруны мәҗ­­бүри ясадым, быел – “Әллү­ки”­не. “Әллүки”не җырларга кирәк, хә­рә­кәт белән җырлаган кыяфәт ясап кына алдырып булмый. Ә бүген сәх­нәдә җырлый алмаучылар биеп алдырырга тырыша. Аннан 12 кеше билгеләп үтелә, шуларның өче­се лауреат дипломын ала. Бу – үзем башлаган һәм башкарып килгән эш. Шуңа күрә мәдәният бүлегенә дә, район җитәкчелегенә дә үпкәли алмыйм. Взнос түләп катнаша торган бәй­геләрдә һәрберсенә диплом өләшәләр. Мин аны кирәкле әйбер дип санамыйм. Диплом бит ул бик кадерле, көч белән яулап алынган бүләк булырга тиеш. Шул чакта гына бәйгенең абруе арта. Кемдер җиңә, башкалар киләсе елда катнашырга әзерләнә. Лауреатлар исә башка бу бәйгедә катнашмый. Эч­тәлеге дә әһәмиятле. Бала кулына диплом тапшырасың икән, аның эчтәлеге татарча булырга тиеш дип саныйм. Кызым Миләүшә, мәсәлән, Президент ярдәме белән үткәрелә торган бәйгедә татарча җыр җыр­лап русча диплом алып кайтты. Хәер, анда бер татарча сүз бар иде бугай. Бала алдында туган телнең дәрәҗәсе менә шулай тө­шерелә. Тел дигәндә вак мәсь­әлә була алмый. – Җырчы туган көнендә, га­дәттә, тамашачы алдында хисап тота. – 50 яшьлегемә мин дә филармония концертлар залына тамашачымны чакырам. 11 майда би­редә мине таныткан җыр­лар да, яңа­лары да яңгыраячак. Гаиләм белән имтихан тоту дип тә атарга була аны. Хатыным Люция белән ике бала үстерәбез. Улым Айрат та җыр­дан ерак китмәде, саксофонда бик матур уйный. Кызыбыз Миләү­шә балалар өчен җыр бәй­геләрен­дә уңышлы чыгыш ясый. Җыр бәй­рә­ме булыр, дип өмет­ләнәм.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев