Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Т.Н.Галиуллинның әдәби иҗаты милли әдәбиятка заман сулышын алып килде" - Дания Заһидуллина

Татарстан Республика­сының Г.Тукай исе­мендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында әдәбият белеме фәнендә абруй казанган талантлы галим, профессор Тәлгат Галиуллин да бар. Ул – Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъ­засы, татар әдәбияты­ның үсеш тенденцияләрен аналитик билгеләп баручы тәнкыйтьче, мәгариф һәм фән өлкәсендә зур эшләр башкарган: республика күләмендә әһәмиятле Алабуга педагогия институтын яңа биеклеккә күтәргән, өр-яңа вуз – Чаллы педагогика институтын оештырган шә­хес. Шаулы 1989 елны Казан дәүләт университетында татар филологиясе факультетын оештыручы һәм гыйлемле укытучы, лектор, татар әдәбиятына яңа сулыш өргән, заман героен биргән язучы, милләт мәнфәгать­ләрен кайгыртуны үзенең намус эше санаган җә­мәгать эшлеклесе дә ул. Әдәби әсәрләрне бәя­ләүнең күп төрле билге-критерийлары мәгълүм. Әмма кайсы гына чорны, кайсы гына милли әдә­биятны алмыйк, олы романнар язып, халык тормышын­дагы билгеле бер тарихи дәверне иҗтимагый-сәяси, милли-мәдәни үзен­чәлек­ләренә игътибар итеп колачлаган әсәрләр аерым бәяләнә. Алар укучыга халык яшәешенең серләрен аңлатуы, замананың тоткан кыйбласын ачыклавы, тарихи үзгәрешләрнең кешеләр күзаллавына йогынтысын күрсәтүе белән кыйммәтле. Тәлгат Галиуллинның "Сә­ет Сакманов" трилогиясе – татар әдәбиятында совет идеологиясе һәм хакимияте җимерелгән тотрыксызлык чорын аерым ке­шеләргә һәм катлауларга гына түгел, татар халкына тәэсире ягыннан тирәннән һәм масштаб­лы тасвирлаган бердәнбер күләмле әсәр. Өч романны – "Тәүбә", "Элмәк", "Төнге юл­лар"ны берләш­тергән трилогия уку өчен кызыклы маҗаралы әсәр итеп уйланылган. Алар­да маҗаралы әсәр­ләргә хас җинаятьләр, үте­решләр су­рәтләнә, ләкин җинаять­челәрне фаш итү омтылышы юк, аларның кем булуы да яшерелмәгән. Чөнки язучы мондый максат куймый: ул туктаусыз үте­реш, акча өчен көрәш, кан коеш, үч алу, куркыту, дус­тыңны сату кебек хәлләрнең совет хакимлеге җимерел­гәннән соңгы чорда нормага әве­релүен күр­сәтә. Җәм­гыятьтәге явызлык – три­логиянең үзәк мотивы. Постсовет тарихи чын­бар­лы­гының гариплеген язучы абсурд чигенә җиткереп ача. Мондый җәмгыятьтә көрәш­челәр һәм геройлар – әлеге явызлыкны тудыручыларга, кү­бәйтүчеләргә; гө­­­наһ­­сыз­лар, көчсезләр, "балалар" – корбанга әве­реләләр. Бер­дәнбер уңай герой булып авторның шушы җәм­гыять­кә мөнә­сә­бәте, тәнкыйте, укучыны шушы хәлләрне акыл аша уздырып, уйланырга чакыруы, гөнаһсыз корбаннар өчен сызлануы кала. Романның үз эчендә җәмгыятькә тәнкыйди бәя берничә юнәлештә берь­юлы алып барыла. Вакыйгалар катламы Сәетнең, Зөл­фия белән танышканнан соң, элеккеге тормышын искә төшерүе кебек урнашкан. Милициядә эшләүче ирнең хакыйкать эзләүдә ныклык күрсәткән өчен эшеннән куылуы, ресторанда ишек төбе саклавы, мебель цехы ачып җибәрүе, ул тар-мар ителгәч, машиналар сату-алу, аннары корал, гашиш белән сәүдә, шушы җылы урынны учта тотар өчен бернинди киртәләр­дән дә тайчанмау – бу чы­л­бырның буыннары. Язучы герое­ның нык ихтыярлы, көчле кеше булуына басым ясый, хәтта, яшьлегенә кайтып, хәрби хезмәттә дә дөрес­лекне турыдан ярып әйт­кәне өчен җәза алуын искәрә. Ләкин бу хати­рәләр ирнең баш­кисәр, кан коючы булуын аклый алмый. Сәет образында уңай һәм тискәре яклар бер-берсен дәвам итеп, тоташып китәләр. "Элмәк" – Сәетнең яралардан дәваланып ятуыннан алып Ваһапов аны үтерү максаты белән оештырган һөҗүмгә кадәр араны колачлый, шулай ук үт­кәнгә әйләнеп кайту ярдә­мендә ир тормышындагы 2–3 ел вакытны күздән кичерә. Монда да бала – корбан мотивы әйдәп бара. Ул – Фәридәнең Сәеттән табарга җыенган баласы, Фәридә үзе. Соңгы ”Төнге юллар” романында исә язучы героен үлемгә китереп җиткерә, Сәет үзе төзегән, көч һәм көчле культы хөкем сөргән, байлык хакына кеше җанын кыю гадәти хәлгә әверелгән җәмгыятьнең корбанына әверелә. Совет хакимлеге җимерелгәннән соң явызлык, көч культына нигез­ләнеп төзелгән тәр­типләр шушы җәм­гыятьне төзү­челәрнең үзләрен үк юк итә. Бүген инде әлеге чорларны күргән укучыга моның дөреслеген исбатлап торасы юк: татар зиратындагы яшь ирләргә куелган меңләгән кабер ташлары – шуның дәлилләре. Сюжеттагы үтерешләр, серләр, аларның кинәт ачылып китүе, беренче-икенче китапларның серле – билгесез ноктада төгәлләнүе, кеше ышанмаслык очрак­лы­лык­лар маҗара яратучыны үз чаралары белән җәлеп итә. Лә­кин ике төрле укучыны күз­дә тотып иҗат ителү, тәнкыйди концеп­циянең беренчеллеге, күнегелгән кыйм­мәтләр­нең җимере­лүен сурәтләү кебек үзен­чәлекләр Т.Н.Га­ли­ул­лин трилогиясен постмодернистик әдәбият мәй­данына алып китә. ХХ-ХХI гасыр чиге татар әдәбия­тында романнар иҗади эзләнүләрне, үзгә­реш­ләрне әйдәп баручы әсәрләр булды. Язучы Тәлгат Галиуллин – тулы бер гасыр шигъриятен өйрәнүгә сукмак салган, киләчәк тикшеренү юлларын билгеләгән галим, әдә­бият тарихчысы, 1960 нчы еллардан башлап бүгенгә кадәр татар шагыйрьләре иҗатын даими һәм җен­текле күзәтеп-бәяләп барган тәнкыйтьче дә. Аның Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән "Яктылык" (2011) хезмәте ХХ гасыр шигъриятен, бу чорлардагы олы шагыйрьләр иҗатын күзә­теп-анализлап язылган. Хезмәт татар шигърияте феноменын ачуга багышланган. Г. Тукай, Дәрдемәнд, Г. Ис­хакый кебек ХХ йөз башында иҗатларының алтын чорын кичергән зур фигуралардан башлап, автор бу дәвер татар ша­гыйрьлә­ренең нинди максатлар куеп иҗат итүе, нинди алымнарга өстенлек бирүе, татар сәнгатендә нин­ди актуаль мәсьәләләр күтәрүе турында сөйли. Х.Туфан һәм С. Хәким иҗат­лары мисалында, ХХ йөз башы шигъ­рия­тенең ничек итеп, кайсы иҗат­чылар ярдәмендә 1960 еллар буынына – Р.Фәй­зул­лин­нар, И. Юзеев­ләр, Р.Харисларга килеп тоташуы күр­сәтелә. Т.Га­лиуллин татар поэ­зиясенең чорлары арасындагы дәвамчанлыкны да, һәр этапның үз хасиятләрен дә бик төгәл, мисалларда күзәтә. Шагыйрьләрнең шәх­си иҗат дөньяларын ачу аша чорның гомуми әдәби панорамасы, дәвер әдәбиятының уртак сулышы калкытып куела. Әдә­бияттагы бер генә табышны да кире какмыйча, галим татар шигъриятенең аерым чорларына яңача, заманча, җентекле бәя бирә. Т.Н.Галиуллинның әдә­бият белеме өлкәсенә караган гыйльми хезмәт­ләре заман ихтыяҗларына җавап биреп, фәннең бүгенге торышын исәпкә алып язылган булса, әдәби иҗаты да милли әдәбиятка заман сулышын алып килде, ХХ гасыр ахыры китереп чыгарган психологик һәм иҗти­магый катаклизмнарны, кеше турындагы күзал­лау­лар­ның үзгәрүен хәбәр итте. Әдәбият белгече, галим һәм тәнкыйтьче буларак язган хезмәтләре дә, әдәби иҗаты да ил тарихын һәм халык язмышын тасвирлавы, татар әдәбияты тарихын тирәннән белеп һәм аңлап бәяләве белән кадерле.  

Дания Заһидуллина

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев