Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сызрань шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла

29 апрельдә Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Сызраньнең Татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, әлеге иҗади чара мохтариятнең Разин урамындагы, әле март аенда гына ачылган яңа бинасында үткәреләчәк. Әлеге бинада зур ремонт эшләре үткәрелгән, татар әдәби басмалары, татар телендәге газета һәм журналлардан зур китапханә җыелган. Мәгълүм булганча, 2015 елның сентябрендә Сызрань шәһәре хакимияте белән җирле Татар милли-мәдәни мохтарияте арасында муниципаль милектән вакытлыча түләүсез файдалану турындагы килешү төзелгән иде. Шулай итеп, бүген шәһәрнең татар милли җәмәгатьчелегенә җыелыр урын бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев