Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сызрань шәһәрендә "Татар кызы-2016" бәйгесе уздырылды

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә тәүге тапкыр “Татар кызы-2016” бәйгесе уздырылды. Сызрань татарларының милли-мәдәни мохтариятеннән хәбәр итүләренчә, Варламово бистәсе Мәдәният йортында милли бәйрәм рәвешендә оештырылган бәйгедә “Татар кызы” титулына биш кыз дәгъва иткән. Алар - Лилия Сәлимҗанова (7 сыйныф укучысы), Алинә Сәлимҗанова (8 сыйныф), Римма Сәйфуллина (9 сыйныф), Диана Никитина (9 сыйныф) һәм Екатерина Салихова (Сызрань медицина-гуманитар көллияте студенты). Кызлар жюри һәм тамашачыларга үзләренең мавыгулары турында сөйләгән, татар мәдәнияте, йолалары белән таныштырган, милли аш-су әзерләп күрсәткән. Бәйге программасы Мәдәният йортының “Рапсодия”, “Задоринки”, “Мозаика” хореографик коллективлары, “Чишмә” вокаль ансамбле, җырчы Раилә Корбанова чыгышлары белән үрелеп барган.
Милли бәйгене оештыруда һәм химая ярдәмен Ринат Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте күрсәткән. Дуслык җиңгән тәүге бәйгедә катнашучы кызларга кыйммәтле бүләкләрне җирле эшкуарлар әзерләгән. "Татар кызы" бәйгесен Сызраньда ел саен үткәрү традициясен кертергә ниятлиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев