Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сынлы сәнгать музеенда дөнья мәдәнияты тарихына кергән картиналар күрсәтелә

2 август көнне 16.00 сәгатьтә Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Валерий һәм Виталий Скобеевлар күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә дөнья мәдәнияты тарихына кергән картиналар тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
  • «Река времён» күргәзмәсе үзенчәлекле, иҗатлары охшаш булмаган ике рәссам - аталы-уллы Валерий Николаевич (1938) һәм Виталий Валерьевич (1968) Скобеевларга багышлана. 2018 ел алар өчен юбилей елы булган.
Валерий Скобеев иҗаты совет реализмы чорында үсеп ныгыган, ул дөнья мәдәнияте тарихына кергән, чөнки үзенә күрә сәнгать яңалыгы булган. Аның берничә дистә ел элек барлыкка килгән әсәрләре бүген дә заманча күренә. Геройлары романтик сыйфатларын югалтмаган, безгә алар белән танышу кызык: «Металлурги с КАМАЗа», «Чайки над Камой», «Дорога». Татарстан һәм Россиянең мәдәниятенә багышланган зур цикл Тукай, Сәйдәшев, Җәлил, Яруллин, Яхин, Есенин, Цой, Высоцкий һәм романтик хатын-кыз портретларын үз эченә алган. Рәссам Валерий Скобеевның барлык жанрларда да эшләре күп: пейзажлар, натюрмортлар, аллегория, ялангач натура һәм балалар образлары. Валерий Николаевич бүген дә эшен дәвам иттерә. Күргәзмәдә беренче тапкыр «Тукай дуслар янәшәсендә» картинасы, Гавриил Державин, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башка шәхесләрнең портретлары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә әтисе картиналары белән янәшәдә Виталий Скобеев иҗаты урын алган. Ул да тормышка мөнәсәбәтен белдерү өчен сәнгатьтә үз юлын тапкан. Аның катлаулы композицияләре проектлар зурлыгы, Галәмне колачлаучы идеяләр, темалар белән шаккатыра. Виталий Скобеев күргәзмәдә «Аллегории», «Благовест», «Мифология», «Учителя», «Скрижали космоса» һ.б. цикллар белән тәкъдим ителгән. Рәссамның әсәрләре белемгә, рухи эзләнүләргә, яңалыкларга өнди. Рәссамнарның иҗаты, теләсә кайсы чын сәнгать юнәлеше кебек үк, тормышка дан җырлау, җиребезне һәлакәттән саклау, Кешелекнең рухи байлыгын арттыру максатын күздә тота. Әтисе һәм бабасы эшен яшь рәссам Александр Скобеев та дәвам иттерә, ул Мәскәүдә эшли. Рәссамнарның әсәрләре Россия музейларында, илебездә һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.
  • Валерий Николаевичның - 80 яшьлек, Виталий Валерьевичның 50 яшьлек юбилейларына багышланган күргәзмәдә 60тан артык эш урын алган. Экспозиция 2нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татар-информ
Фото: соц.челтәрләрдән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев