Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Свердловск өлкәсендә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре узды

12-16 ноябрь көннәрендә Свердловск өлкәсендә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре узды. Бу көннәрнең эчтәлекле программасы турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге киңәшчесе, “Урал татарлары” конгрессы идарә рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, чаралар Екатеринбургта Татарстан сәнгать осталары концерты белән башланып киткән. Анда Хәмдүнә Тимергалиева, Илсур Сафин, Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Илсөя Бәдретдинова кебек җырчылар чыгыш ясаган. Фәвия Сафиуллина Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге делегация составында Ләбиб Лерон, Нәбирә Гыйматдинова, Рифә Рахман кебек популяр язучылар барганын әйтте. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә алар катнашында узган очрашуга, шулай ук, Каюм Насыйри исемендәге мәгариф үзәге тыңлаучылары, төбәктә иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләр, “Курай” халык сәнгать ансамбле, татар җәмәгать эшлеклеләре, студентларның татар якташлыклары вәкилләре килгән. Очрашуда алар тарафыннан татар телендә шигырьләр, җырлар, шул исәптән Габдулла Тукайның “Туган авыл” җыры да яңгыраган.

Бу көнне, шулай ук, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә Татарстан Язучылар берлеге, Урал язучылары ассоциациясе, Россиядә яшәүче язучыларның берлеге һәм Россия Язучылар берлегенең Екатеринбург бүлекләре арасында хезмәттәшлек турында дүртяклы килешү төзелгән. Аның нигезендә “юл картасы” төзеп, семинарлар үткәрү, тәрҗемә эшчәнлеге, үзара китап алмашу кебек чаралар уздыру дигән фикергә килгәннәр.

"Татар авыллары халкы иҗатка гашыйк"

Фәвия Сафиуллина әйтүенчә, Татарстан язучыларын Екатеринбургта әдәби музейлар, төнге Екатеринбург белән таныштыргач, икенче көнне өлкәдәге татар авылларына алып чыгып киткәннәр. “Өч көн эчендә унбер татар авылын йөреп чыктык. Очрашуларда 1 меңгә якын кеше катнашты. Температура 30 градустан түбән булып, зәмһәрир салкыннарга карамастан, халык очрашуларга кызыксынып килде. Анда безнең төбәк язучылары, шул исәптән, Илдус Хуҗин да катнашты”, – дип белдерде Фәвия Сафиуллина. Делегатлар Красноуфимск районында Урта Богалыш, Сыскы, Зур Төреш, Рахман авылында, Әчит районында Гәйнә, Әртә районында Әҗегол, Әртә Шигере, Түбән Сырга районында Үрмәкәй, Шәкүр, Уфа Шигере, Әрәкәй авылларында булган.

Фәвия Сафиуллина мәктәп укучыларының да очрашуга җитди әзерләнгәнен шәрехләп үтте. “Алар язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, уен формасында үзләренең сорауларын да бирделәр. Мәсәлән, Әртә Шигере дигән кечкенә генә татар авылында мәктәп балалары Ләбиб Леронның бер шигырен укып, аның эчтәлеге буенча зирәк сорауларын ирештерделәр. Рифә Рахманның рус теленә тәрҗемә иткән шигырен укып, “Рифә апа, бу шигырьнең татарча исеме ничек?” дип кызыксындылар”, – дип бәян итте Фәвия ханым.

Ул барган һәр авылда олы буынның Нәбирә Гыйматдиновага мөкиббән китүен билгеләп узды. “Алар аның әсәрләрен электән укыганнар, шулар буенча сораулар яудырдылар. Әсәрләрендәге геройлар күңелләренә бик якын булганлыктан, Нәҗибә Гыйматдинованы һәммәсе үз кешесе кебек кочакларга теләде”, – диде Фәвия Сафиуллина.

Әңгәмәдәш татар авыллары халкының иҗатка гашыйк булуын, аларның уйланулары образлы төстә шигырь юлларына күчүенә Татарстан язучыларының исе китүен әйтте. “Рифмалары туры килеп бетмәгән җирләре дә булгандыр, бәлки, әмма авылда яшәгән олы абыйлар-апаларның шигырьләр, бәетләр язуына, аларның мәгънәләренә шаккаттылар. Уфа Шигере дигән авылда бер апа бик матур итеп “Ана бәете” дигән шигырен укыды. Аның мәгънәсе шул: бәрәңгене утыртасың, бер бәрәңгедән бер чиләк бәрәңге чыга, көз көне ана бәрәңгене чиләккә беркем кертми. Кыскасы, бәетнең асылында балаларының зур булып үсүе өчен бөтен көчен биреп бөрешеп беткән бәрәңгенең берәүгә дә кирәк булмавы мәгънәсе ята. Олырак кына апа шушы бәетне күзләргә яшь тулырлык итеп сөйләде. Язучыларның “менә халык нинди зур, көчле ул” дип исе китте”, – дип белдерде Фәвия Сафиуллина.

"Китапханәләрдә татар китаплары искергән"

Әңгәмәдәш авыллардагы очрашуларда китапханәләрдә татар китаплары искергәнлектән, китап белән тәэмин итү, китап фондын яңартып тору ихтыяҗы мәсьәләләре күтәрелгәнен хәбәр итте. “Татар әдәбиятын үстерү, төбәкләргә тарату турында сүз барды. Узган елны Казаннан Милли китапханә 2 меңнән артык китап бүләк итеп җибәргән иде. 34 китапханәгә 2 мең китап әз инде ул. Халык “укып бетердек” диеште. Язучылар берлеге кулланылышта булган китапларны җыеп җибәрергә, алга таба чарасын күрергә вәгъдә итте. Шул ук вакытта кайбер авыллардагы клуб һәм китапханә мөдирләре китапларның киштәдә ятуына, укучы булмавына зарланды. Эшлисе эшләр күп әле. Төзелгән килешү кәгазьдә генә калмас, шушы эшне башкарып чыгарга мөмкин булыр дигән өмет туды”, – диде Фәвия ханым.

Соңгы көнне Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге каршында милли-мәдәни компонентлы мәктәп директорлары советы, татар авыллары клуб учреждениеләре җитәкчеләре советы һәм татар авыл җирлекләре башлыклары советларының киңәйтелгән утырышы узган. Анда уңышлар һәм проблемалар буенча фикер алышу булган. Секция утырышларында проблемалар җентекләп өйрәнелгән.

Шул ук көнне Түбән Серга районы Әрәкәй авылында Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре тантаналы рәвештә ябылган. Әдәби-музыкаль кичәдә Искәндәр Биктаһиров, Россиянең атказанган коллективы “Сәрвәрия” ансамбле һәм башкалар музыкаль номерлар белән чыгыш ясаган.

“Бу көннәрне уздырып, шундый нәтиҗәгә килдек: халык белән мондый очрашулар бик кирәк икән. Салкын булуга карамастан, халык залларны тутырып килде. Залда утырган бер генә кеше дә битараф булмады, күзләрендә кызыксыну чаткылары зур иде”, – дип белдерде Фәвия Сафиуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев