Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Свердловск өлкәсендә Мәҗит Гафури исемендәге Татар һәм башкорт мәдәнияте оешмасы 35 еллыгына багышланган кичә узачак

Бәйрәм чарасы 11 февральдә шәһәрнең “Щелкунчик” балет театрында узачак, дип хәбәр итә Екатеринбург хакимиятенең матбугат хезмәте. Юбилейда Татарстаннан һәм Башкортстаннан мәдәният һәм сәнгать әһелләре, галимнәр, язучылар катнашуы көтелә. Программада Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Һади Такташ шигырьләре яңгыраячак. Екатеринбургта 1980 еллар башында оешкан Мәҗит Гафури исемендәге җәмгыять 2006 елдан Башкортстандагы “Мәҗит Гафури – XXI гасыр” мәдәният фондының филиалы булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев