Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Свердловск өлкәсендә Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре узачак

27 июньнән 3 июльгә кадәр Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Свердловск өлкәсе шәһәр-районнары буйлап гастрольләрдә була. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Гастрольләр “Театр – Ватан сакчыларына” проектының бер өлеше булып тора. Хәрбиләргә һәм өлкән тамашачыларга Рәдиф Сәгъдинең “Гашыйклар утравы”н, балаларга Рафис Корбанның “Керпе дуслар эзли” музыкаль әкиятен тәкъдим итәчәкләр. 28 июньдә театр үз спектакльләрен Зур Өстәкән (Больше-Устьикинск) район мәдәният йортында, 29 июньдә – Әҗәгол (Азигулово), 30 июньдә – Әрәкә (Аракаево) авыллары мәдәният йортларында, 2 июльдә – Алан (Елань) шәһәре хәрби частенда күрсәтәчәк. Спектакльләр көндез – 12.00, кичен 19.00 сәгатьтә башлана.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев