Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Сүзгә – мәрхәбә!” китабы сатуга чыкты

Язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Низаминың Татарстан китап нәшриятында “Сүзгә – мәрхәбә!” исемле китабы чыкты. Әлеге китапта аның “Сүзгә – мәрхәбә!” дигән фәнни-популяр хезмәте, публицистик язмалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре бар. Шулай ук җыентыкка язучының “Бәләкәй Апуш”, “Табылдык”, “Өзелмәгән моңнар” , “Снаряд һәм чүмәлә”, “Блокада хатирәсе”, “Төсле карандашлар”, “Өчәү” исемле хикәяләре һәм ике бәяны (“Кар өстендә алма”, “Шахмат дәресләре”) кергән. Новые книги Татарского книжного издательства Китапны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

“Татар-информ”

Автор: Миләүшә Гафурова

Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев