Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сүз мәгънәсен саклыйк" - Марсель Галиев

Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасына килгән язучылар әдәби очрашулар вакытында татар теленең киләчәгенә бәйле фикерләрен, өндәмәләрен дә яңгыраттылар. "Безгә бу чорда аеруча фидакарьлек кирәк. Сүз мәгънәсен саклыйк, – диде Саҗидә Сөләйманована багышланган әдәби чараларда Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев. – Сүзнең изге булуы Изге китапта да әйтелгән. Ул аерым бер телгә генә түгел, бөтен телләргә караган. Димәк, бөтен телләр дә сакланырга тиеш. Әгәр без кайсы да булса телне югалтабыз икән, димәк Аллаһ каршынды гөнаһ кылган булабыз", – диде Марсель Галиев.        
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев