Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сүз белән генә аңлатып булмый... (Эрмитажда оештырылган күргәзмә турында)

Тирә-юньгә карап, гүзәл табигатьне күрүгә, нигә күзләр белән сурәт ясап булмый икән, дип уйлый­сың. Фотоаппаратны алып төшергәч, барыбер матур чыкмый, дип зарланасың. Эш фотоаппаратта түгел, ә бәлки, төшерүче­сен­дәдер? Бар бит үз эшенең осталары. Эрмитажда оештырылган “Россиянең кыргый табигате” күргәзмәсендә әнә шундый оста фотограф­лар­ның сурәтләре куелган. Күргәзмә гади генә түгел, чөнки биредә “National Geo­graphic Россия” журналы тарафыннан үткәрелгән Бөтен­россия бәйгесендәге иң яхшы эшләр тәкъдим ителгән иде. Әлеге бәйге инде 2011 елдан бирле уңышлы гына үткәрелеп килә. Узган елның 30 сентябрендә нәтиҗә ясалганнан соң, җиңүчеләрнең эш­ләре илебез буйлап сәя­хәткә чыкты. Аларны төрле төбәкләрдә сәнгатькә битараф булмаган һәр кеше карый ала. Казанлылар исә күргәзмәне 7 апрельдән 4 июньгә кадәр күзәтә алачак. – Бу залда әле мондый күр­гәзмәләр булмагандыр. Та­бигать биргән байлык, хә­зинә сурәтләре күрше залдагы Алтын Урда байлыкларыннан бер дә ким түгел, – диде “National Geographic Россия” журналының баш мөхәррире Андрей Паламарчук. – “Рос­сиянең кыргый табигате” – күр­гәзмә генә түгел, ә барлык кеше дә катнаша алырдай бәй­ге. Ләкин кыргый табигатьне төшерү елдан-ел авыр­лаша. Шулай ук катнашучылар арасында көндәш­лек тә арта. Кызганыч, финалга бик азлар гына барып җитә. Журналыбыз табигатьне бар яклап яктырта, тирә-юньне саклауга укучыларны җәлеп итә һәм экологик проблемаларга да игътибарлы. Әлеге бәйге алтынчы ел рәт­тән үткәрелә һәм шушы вакыт эчендә без кульминацион ноктага килеп җит­тек. Чөнки бу ел, бел­гәне­безчә, Экология елы да бит әле. Бәйгедә катнашу­чылар­ның эшләре 55 меңнән артып киткән. Әлбәттә, бу кадәр сурәттән иң яхшыларын сайлап алу җиңелләрдән булмагандыр. Шулай да, бәйге булгач, җиңүчесе дә булырга тиеш. Бу елны җиңүче исеменә һәм төп бүләк – 300 мең сум акчага Мурманск шәһәрен­нән “Туломские причуды” су­рәте белән Сергей Королев лаек булган. Бәйгедә барлыгы 13 номинация булдырылган: кошлар, су асты дөньясы, яшь талантлар, аклы-каралы табигать һәм башкалар. Шуларга Бинбанк махсус “Энергия жизни” номинациясен өстә­гән. Сүз уңаеннан, әлеге банк – “Россиянең кыргый табигате” бәйгесенең генераль парт­неры да. Күргәзмәне ачу тантанасында Бинбанкның Казандагы филиал җитәкчесе Дамир Габделхаков та рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткер­де. Аның сүзләренә караганда, әлеге бәйге – фото өлкәсе белән кызыксынган кешеләр өчен үзләренең осталыкларын гына түгел, ә барлык гади кешеләргә илебезнең гүзәл почмакларын күрсә­тер­гә менә дигән мөмкинлек. Чыннан да, ерак аралар гизеп йөрисе юк, күргәзмәгә килсәң, иксез-чиксез илебез­нең күзгә күренмәгән, моңа кадәр ишетмәгән почмакларын күргәндәй бу­ласың. Җән­лек­ләрнең, кош-корт­лар­­ның, хәтта тирәндә, су астында яшәүчеләрнең дә нинди генә төрен күреп сокланмыйсың. Ирексездән, болар бит барысы да – без­нең янда, якында гына, дип уйлап куясың. Чараны ачу тантанасында шулай ук Рус география җәмгыятенең Татарстандагы вәкиле Рөстәм Гыйльметдинов та бар иде. – Без күп кенә җирләргә сәяхәт кылабыз. Шунда күр­гән матурлыкны, ни кызганыч, сүзләр белән генә аң­латып булмый. Ә менә сурәт­ләрне төшергән осталар, гәр­чә араларында һәвәс­­кәрләр булса да, табигате­без­нең бө­тен матурлыгын, неч­кәлек­ләрен күрсәтә алганнар, – дип ассызыклады ул. Күргәзмәдәге фотосурәт­ләр ти­рә-юньдәге, бер караганда гади генә булып тоелган әйберләргә икен­че күз­лектән карарга ярдәм итә. Те­левидениедән, газета бит­лә­реннән көн дә күреп кү­неккән аю баласы биредә сокланырга мәҗбүр итә. Күр­гәзмәне карарга килгән һәрбер кеше әнә шундый фикердә иде. – Кулыма фотоаппаратны күп­тән түгел, 33 яшемдә генә алдым. Минемчә, нәкъ менә шул вакытта кеше сәнгатьне аңлый башлый, фи­керләү сәләте арта. Бу вакытта инде ул үзенә, аудиториягә нәрсә ки­рәген, ничек төшерергә икәнен белә. Күргәзмәгә килгәндә, чыннан да, тормыштагы матур, кызыклы һәм мөһим мизгелләрне отып ала белүчеләр бар. Шулай ук алар сурәтләре аша тормышка булган мәхәббәтен күрсәтәләр, – дип фи­керләре белән уртаклашты Гөлшан Сатучина. “Россиянең кыргый табигате” бәйгесе киләсе елларда да үткәрелер дип өметләнәләр. Болай булгач, яңадан-яңа сурәтләр белән күргәзмә тагын булыр. Гаджетлар заманасында яшәгәч, табигатькә игътибар, билгеле, кимеде. Ә мондый күргәзмәләр ыгы-зыгыдан аерылып, онытылып торырга, кыргый табигатькә сурәт аша гына булса да карарга ярдәм итәләр.

Алинә Юнысова

Чыганак: https://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев