Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сургут шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабантуйны үткәрергә әзерләнәләр

Ханты-Манси автоном округындагы Сургут шәһәрендә быел Сабан туеның юбилей елы – 30нчы тапкыр үткәрелә, өстәвенә, ул округ бәйрәме статусын алды. Ел саен татар милли бәйрәме меңләгән кешене җыя. Сургутның Татар яшьләре берлеге юбилей Сабан туена биюле флешмоб әзерли, дип хәбәр итә әлеге берлек әгъзасы Гөлназ Әфләтүнова. “Сабан туе көнне Сургутның Татар яшьләре берлеге биюле флешмоб тәкъдим итәргә булды. Аның максаты – татар милли мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга яшьләрнең игътибарын юнәлтү. Биюдә Сургутның Татар милли-мәдәни мохтартияте волонтерлары, студентлар, мәктәп укучыларын гына түгел, яшенә һәм милләтенә карамастан, теләгән һәркемне катнашырга чакырдык. Безнең төбәккә Россиянең башка төбәкләреннән вахта белән эшкә йөрүчеләр дә биергә ниятли. Аларга без репетицияне видеога төшереп, флешмобка әзерләнергә ярдәм итәбез. Сабан туен биеп каршы алырга көннән-көн күбрәк кеше теләк белдерә. Бу бик куандыра”, – дип сөйли Гөлназ Әфләтүнова. Аның сүзләренчә, флешмоб программасында татар биюләре дә, заманча көйләргә биюләр дә кергән. “Хореографлар – без, яшьләр, үзебез”, – ди Гөлназ. Быел Сургут Сабан туе “Снежинка” стадионында оештырылыр, дип планлаштырыла. Бәйрәм көнне биюне шунда, бөтен халык алдында башкарырга ниятлиләр.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев