Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сургут эшкуары Чирмешәндә мәчет төзи

Чирмешәндә төзелеп килгән һәм Амур ягында яшәүчеләр зарыгып көткән мәчеткә манаралар куелды: әлеге дин йорты ике манаралы. Районда ул инде егерме дүртенче, Чирмешәннең үзендә икенче һәм иң зур, иң матур мәчет булачак. Башка барлык татар авылларында да мәчетләр бар, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.

Мәчет төзетүче игелекле якташыбыз – Әмирдә туган һәм бүген Сургутта билгеле эшкуар булган Фазыл Әгъләмов: “Насыйп булса, киләсе елда Аллаһ йортына ай да куярбыз”, - ди. Алар, Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар, - сүзләрендә тора белүче егетләр.

Шул рәвешле, Чирмешәндә 350 чамасы кешегә исәпләнеп, 12 х 20 метр зурлыгындагы, беренче катта – ирләр, икенче катта хатын-кызлар дини йолаларны үтәячәк, подвалында уку класслары, мәҗлесләр үткәрү залы булачак мәчетнең тәрәзәләрен ноябрь аенда ук куеп калдырмакчылар. Димәк, быелга планланган эшләр үтәлә дигән сүз.

“Бу бина туган ягыбыз халыкына бүләк, әниебез Мөшбикә истәлеге булсын, дидек. Байлык бит бүген - бар, иртәгә - юк. Ә мәчет - яхшылыкка өйрәтә, иман иңдерә торган изге урын”, - ди быел 60 яшен түгәрәкләгән Фазыл Әгъзам улы.

Манараларның 16 метрлап өлешен кирпечтән өеп менгезгәннәр, инде аңа каркасы Сургутта ук ясап кайтарылган икенче өлешен куйдылар. Шул уңайдан үзенә күрә бәйрәм булды. Тарихи вакыйга бит. Бабайлар да, яшьләр дә күп итеп килгән иде. Әлмәттән чакырылган зур кран ярдәмендә манараларны җайлап кына тиешле урынга урнаштырдылар, беркетеп куйдылар. Монда миллиметрына кадәр төгәллек кирәк. Мәчет төзүчеләр бу яктан оста, барын да шартына китереп эшлиләр. Әйтик, стеналарны бик пөхтә, матур иттереп өйгән, төзелештә катнашкан Түбән Чегодай һәм Лашман егетләренә дәгъва белдерерлек түгел. Төзелеш материаллары да сыйфатлы, чыдам, заманча. Әйтик, түбәне төсе тиз уңмый торган резинасыман кыйммәтле материал белән ябалар.

“Аллаһы Тәгалә исәнлекләрен бирсен, район өчен, милләтебез өчен бик игелекле гамәл башкаралар Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар”, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин әйтүенчә, мәчет төзетеп, бу егетләр башкаларга да матур үрнәк күрсәтәләр. Элеккеге аэропорт урынында, мәчет янәшәсендә, дистәләрчә гаилә йорт төзергә керешкән, инде түбәлеләре дә күп.

...Ераккарак киткәч, ничектер, тагын да якынрак кебек күренгән, Чирмешәннең көньягы халкына хезмәт итәчәк 30 метр чамасы күккә ашкан ике манаралы мәчетнең Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ае да куелыр, эчке эшләре дә башкарылыр. Төзетүчеләре, төзүчеләре исән булсын, илдә тынычлык саклансын иде, диелән Чирмешән районы газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев