Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Татарстанның "яшел почмаклары" буенча гид әзерләнгән

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен булган махсус республика китапханәсендә Россиядә Экология елы кысаларында «Экологический гид по зеленым уголкам Республики Татарстан» басмасын чыгарганнар. gidБелешмәлек Татарстан Республикасының административ районнары буенча иң кызыклы һәм әһәмиятле табигый, тарихи һәм мәдәни мирас объектларын колачлый. Басма рельефлы-нокталы брайль шрифты һәм аудиоверсиядә чыгарылган "Татарстан бармак очларында" проектын дәвам итә. Аны чыгаруда республика Фәннәр академиясенең экология мәсьәләләре һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты галимнәре, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре көч куйган. "Татарстан бармак очларында" проекты сукырларга һәм начар күрүчеләргә Татарстан Республикасы архитектура һәйкәлләре, тарихы һәм табигате белән танышырга мөмкинлек бирә, географик объектларны, тыюлыкларны популярлаштыра. 2014 – 2016 елларда проект Рус география җәмгыяте финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылган. Хәзерге вакытта китапханә проектны үз көче белән тормышка ашыруны дәвам иттерә.  
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев