Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе "Татмедиа"нең хәйрия акциясендә катнашты

Бүген Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе, ТРның баш суд приставы Радик Ильясов «Татмедиа»нең «#2017 елга язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты.

Радик Ильясов Менделеевскидагы “Кама таңнары” балалар приютын "Сабантуй” журналына яздырды.

“Без аларны шефлык астына алганга ун ел булды. Бу безнең дусларыбыз, без аларга мөмкин кадәр булышабыз. Бүген мин аларга язылуда ярдәм итәргә теләдем”, - дип билгеләп үтте Р. Ильясов.

Акция шартлары буенча, Татарстан баш суд приставы Казанда «Татмедиа» бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысына автографлы махсус уенчык та элеп куйды.

Искә төшерик: «#2017 елга язылу бүләк ит» хәйрия акциясен 10 ноябрьдә “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин һәм “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова башлап җибәрде.

Бу вакыт эчендә акциядә ТР премьер министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев,  Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка танылган шәхесләр катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев