Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Студенттан профессорга һәм Россия фоторәссамнәре берлеге әгъзасына кадәр бик озак бардым" - Эдвард Хәкимов

Профессор  Эдвард Хәкимовны без галим буларак кына түгел, ә оста фотограф дип тә беләбез. Аның хезмәтләре уйландыра, сокландыра һәм гаҗәпләндерергә сәләтле.

15 сентябрьдә Казанның «Ак барс галерея»сендә Эдвард әфәнденең фотокүргәзмәсе ачылды. Чара Татарстанның Фәннәр академиясенең 25 еллыгына багышлана. Күргәзмәдә Фәннәр академиясенең тарихы һәм бүгенге тормышы Татарстанның Беренче Президенты М. Шәймиев, дөньякүләм танылган галим Р. Сәгъдиев, М. Хәсәнов, М. Галиев һ.б. күренекле шәхесләр аша чагылыш таба. Эдвард Хәкимов Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлаган. Көнбатыш Себердә эшләп кайтканнан соң, файдалы казылмалар кафедрасында аспирантурада укый. Кандидатлык диссертациясен яклагач укытучы булып эшли башлый. Докторлык диссертациясен исә фәлсәфә фәннәре буенча яза. Хәзерге вакытта Идарә, икътисад һәм финанслар институтының география һәм туган якны өйрәнү кафедрасы профессоры. Ә фотографияләр дөньясы галим тормышында зур урын алып тора. Аның иҗади үзенчәлеген газета-журнал редакцияләрендә югары бәялиләр. Чын күңелдән яратып башкарылган эш Хәкимовка диплом-медальләр дә китергән. «Яшәү рәвешен аңлау – гомеремнең төп соравы, – ди Эдвард Хәкимов. – Күңелем иреккә омтыла иде, ләкин шуны ачык аңлыйм: моңа төшенер өчен тормыш турында тирән белем һәм яшәү тәҗрибәсе булырга тиеш. Шул сәбәпле мин студенттан профессорга һәм Россия фоторәссамнәре берлеге әгъзасына кадәр бик озак бардым. Кешеләрнең төрле мөнәсәбәте белән бизәлгән бик кызыклы юл иде ул».

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев