Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Страсбургта Европа Советы утырышында Татарстан мөфтие дә катнаша

Шушы көннәрдә Страсбургта Европа Советының мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган чираттагы конференция (очрашу) уза. Көн тәртибендә – миграцион сәясәт. “Мигрантлар һәм качаклар: ни көтелә һәм мөмкин хәлләр. Дини һәм дини булмаган төркемнәрнең роле нинди?” – әлеге тема буенча башка кунаклар кебек үк Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте. "Миграцион кризис бигрәк тә Европа илләренә кагылып узды, икътисади һәм сәяси тотрыклылык булмаган төбәкләрдән килгән күпсанлы качакларны җәмгыять бер төрле генә кабул итмәде, – дип җиткергән конференциядә катнашучылар алдында ясаган чыгышында мөфти. – Миграцион кризис – кешелеклелеккә һәм демократик кыйммәтләр көченә сынау дип саныйм. Качаклар алдында ишекне ябып кую, аларны биек чәнечкеле коймалар белән читләү гадел түгел, чөнки алар сугыштан, ачлыктан, үтерешләрдән качканнар. Бик күп качаклар һәм мигрантлар килгән илләр Европалы илләренең элекке колонияләре булып торалар". Мөфти шулай ук дини оешмаларның миграция сәясәтен тормышка ашыруда һәм беженецларның иҗтимагый һәм мәдәни даирәгә кереп китүендә мөһим ролен ассызыклап үткән, дәүләт һәм дини институтлар әлеге мәсьәләләрдә бер-берсе белән багланышлар алып барырга кирәклеге турында әйткән. Аның фикеренчә, дини оешмалар аша агарту һәм мәгърифәт эшчәнлеген, шулай ук дини түземсезлек һәм фанатизмны булдырмау өчен дәгъват алып бару яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Камил хәзрәтнең позициясен Европа Советының Парламент ассамблеясы рәисе Анна Брассёр һәм миграция һәм беженец мәсьәләләре буенча Генераль сәркатиб вәкиле Томаш Бочек та яклап чыккан. Страсбургта конференциядә булган чакта Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук илчеләр белән рәсми очрашулар алып бара. 2016 елда Татарстан мөфтие шулай ук Конференциягә чакырылган иде. Мондый чаралар ел саен үткәрелә һәм 2008 елдан башлап Европа Советы Министрлар комитеты җитәкчелегендә үткәреләләр.

Татар-Информ

Фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев