Ставрополь өлкәсендәге 3 мең еллык тарихы булган "Татар шәһәрлеге"нә экскурсия сукмагы ачылды

Ставрополь өлкәсендәге 3 мең еллык тарихы булган “Татар шәһәрлеге”нә экскурсия сукмагы ачылу турында игълан ителде. Бу хакта Г.Н. Прозрителев һәм Г.К. Праве исемнәрендәге Ставрополь дәүләт музей-заповеднигы хәбәр итә.

Былтыр “Татар шәһәрлеге” “Ставрополь могҗизасы” исемен алуга тәкъдим ителгән иде. Проектның максаты - мәдәният һәйкәлләрен саклап калу һәм таныту.

"Татар шәһәрлеге" - кайчандыр бер торак пунктны тәшкил иткән, үзара саклану корылмалары белән бәйләнгән өч борынгы шәһәрлектән гыйбарәт. Кайчандыр бу урыннан Бөек Ефәк Юлы узган. Фәнни тикшеренүләр бу урында дүрт тарихи чорда - кобан (б.э.к. XIII/XII — IV гасырлардагы һәм б.э.к.VII — III гасырлардагы Кавказдагы археологик культура), скиф, сармат, хазар чорларында кешеләр яшәгән.

“Әнием татар булганга бу тема кызыксындырды”

ГТРК «Ставрополье» каналының информацион тапшырулар шеф-редакторы Анна Литвинова “Татар шәһәрлеге серләре” фильмын төшергән. Ул бу территориянең тарихы белән очраклы рәвештә кызыксынып китүен әйтте. “Ставрополь өлкәсендә мин 20 елдан артык яшим. Бервакыт үземнең графигында “Татар шәһәрлеге” турында сюжет төшерергә җибәрелгәнемне күрдем. Минем әнием татар. Шуңа күрә бу тема мине бик кызыксындырды. Сезгә рәхәт, сез туган якта яшисез, ә без монда ничек тә татарлар белән элемтәләребезне табырга тырышабыз”, - дип аңлатты ул бу фильмга алынуының сәбәбен.

"Татар шәһәрлеге"нең татарларга катнашы бар!"

Музей-тыюлыкның “Татар шәһәрлеге” бүлеге мөдире Игорь Яковенко шәһәрлек атамасына татарларның катнашы юклыгын белдерде. Ул аңлатуынча, XVIII гасыр ахырында Россиянең көньягы һәм төньяк Кавказның картасын төзегән вакытта шәһәрлеккә исемне хәрби топографлар биргән. Көньякта бөтен шушындый һәйкәлләргә, хәрабәләргә татар исеме биргәннәр. “Шул ук вакытта монда төрки телле бик күп халыклар яшәгән һәм яши. Аларның берсен дә җентекләп тикшереп тормаганнар һәм барысын да татарлар дип атаганнар. Нигездә, бу халыкларга Кавказ алды җирлегендә яшәгән халыкларны керткәннәр: карачайлар, черкеслар, чеченнар", - диде ул.

“Ләкин тикшеренүләрдән соң безнең уртак бабаларыбыз болгарларның да “Татар шәһәрлеге”нә катнашы барлыгын ачыкландык”, - дип аңлатты Анна Литвинова.

Журналист әйтүенчә, кешеләр монда 3 мең ел элек килеп урнаша башлаган. Башта ул җирле халыклар, аннан соң скифлар, аннан сармантлар, аланнар килгән. Бары IV-VII гасырларда гына һуннар белән борынгы бабаларыбыз күченгән. Халыкларның бөек күчеше чорында күп кенә төрки халыклар аерылып чыгккан: болгарлар, сабирлар, хәзәрләр, аварлар. “Минем өчен бу исемнәр арасында иң мөһиме болгарлар сүзе яңгырады һәм миңа бу тема белән кызыксыну дәрәҗәсе бермә-бер арты. Димәк, Казаннан бик читтә, Ставрополь өлкәсендә татар халкы өчен тарихи әһәмиятле җирләр бар”, - ди Анна Литвинова.

“Татар шәһәрлеге”

Кыска сюжет булып башланган эш зур проектка әйләнгән. Музей хезмәткәрләре белән берлекетә Анна Литвинова “Рус география җәмгыяте”нә мөрәҗәгать иткән, “Дәүләт-музей” конкурсында грант откан. Шул грант оту нәтиҗәсендә Татар шәһәрлеге” турында зур фильм төшерелгән.

“Татар шәһәрлеге”ндә объектлар мәгълүмат модульләре белән тәэмин ителгән. Алар ярдәмендә кешеләр маршрутта ориентлаша һәм һәйкәлнең мәгънәсен аңлый ала. Һәрбер мәгълүмат тактасында иллюстрацияләр, текстлар һәм QR-кодлар урнаштырылган. Бу кодлар кешегә интерактив картада иң әһәмиятле урыннарның элекке рәвешен күзалларга мөмкинлек биргән.

Киләчәктә “Татар шәһәрлеген”ндә карау мәйданчыклары булдыру, чокырларны чистарту һәм әһәмиятле корылмаларга явым-төшемнәрдән саклый торган япмалар булдыру каралган.

"Татар шәһәрлеге" Ставрополь чигендә урнашкан. “Ставрополь шәһәре бетүгә борынгы шәһәрлек җирләре башлана. Ул борынгы Атлантида турында риваятне хәтерләтә. Бары су урынына җир астында күмелеп калган. Әлбәттә, шәһәрлекнең төрбәләре урнашкан урыннары казып алынган, ләкин аларны тиешле карау булмау сәбәпле, алар янәдән җир белән күмелә бара”, - дип аңлатты шәһәрлекнең хәзерге хәлен Анна Литвинова.

Аның әйтүенчә, беренче казу эшләре 20 гасырның башында була һәм бары тик 100 елдан соң гына алар яңартыла. Ставрополь университеты студентлары һәм музей хезмәткәрләре берничә кабер һәм төрбәләр табаканнар. Табылдыкларның барысы да хәзер музейларга тапшырылган, әмма һәрберсенең урнашу урыны, ничек булганы билгеләп куелган. Төрле вакытта каберләр, төрбәләр даими таланып торган. Ә күптән түгел монда дачалар урнашкан булган һәм кешеләр шушы урыннан борынгы сарайларның ташларын үзләренә казып алганнар.

Хәзерге вакытта “Татар шәһәрлеге” зур бер ачык мәйданны хәтерләтә ди Анна Литвинова. “Аллага шөкер, безнең тарихчылар тырышлыгы белән бу территориядә йортлар салу тыелган. Төрбәләрдән башка, карарлык башка мирас җир астында, әмма аеруча әһәмияткә ия булган урыннарда QR-кодлар куелган. Бу модуль һәр кешегә үз гаджетында якынча сарайның, ныгытмаларның сурәтен күрерәгә мөмкинлек бирә, чөнки хәзерге вакытта аны үз күзләрең белән күрер өчен, беренчедән, җитди казу эшләре алып барырга, икенчедән, аларны реконструкцияләргә кирәк”, - дип аңлатты Анна Литвинова.

Аның әйтүенә караганда, Ставрополь өлкәсендә яшәгән кешеләрнең күбесе монда 3 мең ел элек шәһәр булганын белмиләр дә. “Бәлки шул 3 мең ел монда тормыш барган булса, белерләр дә иде. “Татар шәһәрлеге” урнашкан урында хазар каганлыгының бер административ үзәге булган дигән фикерләр бар. 11 гасырга кадәр монда хазарлар яшгән. Шуннан соң бу яклар кыпчак яуларын кичергән һәм шуннан башлап соңгы 8 гасыр дәвамында монда тормыш туктап калган. Соңрак төньяк Кавказдан янәдән кешеләр килеп урнаша башлаган, якында шәһәр оешкан. Ләкин килүчеләргә бу якларның тарихлары инде билгеле булмаган”, - диде Анна Литвинова.

Экскурсияләрне Ставропольнең туган якны өйрәнү музее үткәрә, әмма анда үзеңә генә дә барырга мөмкин, чөнки нигездә экскурсия сукмагы үзең генә барып, карап кайта алу өчен ясалган. “Татар шәһәрлеге” үз-үзеңне сәламәтләндерү өчен дә яхшы урын. Биредә болыннар һәм урман. Үзең генә барсаң, яхшырак та, чөнки карар әйбер күп, ә территория бик зур”, - дип белдерде Анна Литвинова.

Экскурсияләрне алып баручы музей хезмәткәрләренең берсе Игорь Яковенко теләге булганнар музейга да мөрәҗәгать итә ала дип аңлатты. “Аларга минем яисә башка хезмәткәрнең номерын бирәләр. Аннан соң без бергәләп экскурсиянең маршрутын ачыклыйбыз”, - диде ул.

Төркемгә һәм аның зурылыгына карап, экскурсиянең озынлыгы билгеләнә. Экускурсия сукмакларының җиңеләйтелгәне һәм катлаулырагы да бар. Моннан тыш, музей җитәчелеге карау мәйданчыклары булдыру, ур, чокыр һәм каланчаларны үсентеләрдән чистартуны планлаштыра. “Безнең монда бик матур кечкенә үзәннәр бар һәм кайберәүләргә аларга төшү бик авыр. Шуңа күрә без хәвеф-хәтәрсез карау мөмкинлеге булсын өчен шундый күзәтү мәйданчылары булдырырга кирәк дип таптык”, - диде Игорь Яковенко.

Белешмә өчен: “Татар шәһәрлеге” Ставрополь шәһәре янындагы урман эчендә могҗиза белән сакланып калган Кавказ алдының иң зур археологик һәйкәле. Шәһәрлек дүрт тарихи чорны (кобан, скиф, сармат, хәзәр) кичергән күп катлаулы археологик һәйкәл. Фортификация корылмаларының, юл системасының, каберлекләр һәм гыйбадәт корылмаларының сакланып калуы борынгы кешеләрнең б.э.к. VIII гасырдан б.э. X гасырына кадәр тормышын күзәтергә мөмкинлек бирә. 1960 елда “Татар шәһәрлеге” республика дәрәҗәсендә әһәмиятле археологик һәйкәл буларак теркәлә. 1991 елда территория тыюлыкка әйләндерелә. 1992 елда шәһәрлек нигезендәге музей-тыюлык Г.Н. Прозрителев һәм Г.К. Праве исемендәге Ставрополь дәүләт туган якны өйрәнү музееның бер өлешенә әйләнә. Тыюлыкка кешеләрнең керүе чикләнгән, шәһәрлек территориясендә җиләк-җимеш, гөмбә җыю һәм аучылык тыелган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: