Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Стас Михайлов "Вечерний Ургант" тапшыруында татарча җыр башкарды (видео)

Танылган шансон башкаручысы Стас Михайлов “Первый канал”да “Вечерний Ургант” тапшыруында татарча җыр башкарды. Җырчының директоры Сергей Кононов "Татар-информ" хәбәрчесенә тамашачыларның җырны уңай, позитив кабул итүләре хакында әйтте. Иван Ургант Россия халык артистын чакырып, аңа җырларны Россия халыклары телләрендә башкарырга тәкъдим иткән. Стас Михайлов “Без тебя” хитын – мордва, татар һәм бурят телендә башкарды. “Стас, Россиядә күп төрле халык һәм күп төрле телләр бар. Ә син русча гына язасың, - дип башлады Ургант. – Бүген без бу хатаны төзәтергә телибез. Стас Михайлов беренче тапкыр үзенең җырларын Россия халыклары телендә башкарачак”, - диде. Стас башта мордва телендә җырлады. Аннары “Һавада җылы кумыс һәм баллы чәкчәк исе тарала, димәк, кайдадыр якында кунакчыл татарлар”, - дип, Ургант Стасның татар телендә чыгышын тәкъдим итте. Стас түбәтәйдә һәм милли костюмда "Без тебя" җырын татарча башкарды. "Тик синсез, тик синсез, Берни кирәми миңа - тик синсез, Төннәр буе таңга кадәр - тик синсез." Стас Михайлов директоры Сергей Кононов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә җырны “Первый канал”да тәрҗемә иткәннәре хакында әйтте. “Стас Михайловның Россия халыклары телендә башкаруын бик уңай, позитив кабул иттеләр. Бу уңайдан безгә бик күп матур сүзләр әйттеләр. Стастның нинди телләрдә җырлаячагын “Первый канал” сайлаган, ул тапшыру программасында каралган булган. Стас үзе телләрне белми, татар тамырлары да юк”, - диде Сергей Кононов. Бу тапшырудан соң Стас Михайлов милли төбәкләрдә чыгыш ясаганда берәр җырны шул халыкларның телендә башкарырга кирәк дигән идеягә килгән. “Казанда, һичшиксез, татар телендә җыр вариантын әзерләрбез. Бу матур шәһәрне һәм искиткеч халыкны бик яратабыз”, - диде Сергей Кононов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев