Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Спас районында Абдулла Алишны искә алу чаралары узачак

Абдулла Алиш премиясе, традиция буенча, ел да язучының туган көнендә туган авылында тапшырыла. Татарстанның Спас районы Көек авылында 2017 елның 15 сентябрендә  узачак Абдулла Алишны искә алу чараларында Алиш премиясе лауреатлары Әнәс Хәсәнов, Фәйрүзә Мөслимова, Дания Гайнетдинова, Хәбир Ибраһим, премиянең 2017 елгы лауреаты Ленар Шәех,  шагыйрьнең туганнары Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабирҗановлар катнаша.  
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев