Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Спас районы балалары Санкт-Петербургка сәяхәт иткән

Спас районының сәнгать мәктәбе укучыларын көзге каникул көннәрендә Санкт-Петербургка алып барганнар. Бу хакта районның “Новая жизнь” газетасы язганча, Питер сәяхәтенә чыгарга теләүчеләр 30га җыелган, шуңа күрә 2 төркемгә бүленгәннәр.

Татарстан балалары укытучылары белән бергә шәһәрнең күренекле урыннарында булганнар, шул исәптән Павлов сараенда, Эрмитажда, башка музейларда. Болар барысы да укучыларга үзләренең мөмкинлекләрен тагын да киңрәк ачарга, иҗади идеяләрен тормышка ашырырга этәрәчәк, дип саный мәктәп директоры Ирина Илюхина. Аның сүзләренчә, Россиянең мәдәни башкаласына сәяхәттә шәһәр Башкарма комитеты ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, укучылар да, аларның әти-әниләре дә канәгать, дип яза Спас районы басмасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев