"Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр фестиваленең кышкы иҗади сменасы төгәлләнде

Ул, гадәттәгечә, Яшел Үзән районында урнашкан “Сосновый бор” шифаханәсендә узды. Бу хакта “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 200дән артык яшь талант бушлай юлламага ия булды. Сменада ял итүчеләр арасында Казан, Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Норлат, Әгерҗе, Чистай, Яшел Үзән, Лаеш, Сарман, Биектау һәм Кукмара балалары бар иде. Алар өчен төрле юнәлештәге мастер-класслар оештырылды: актерлык осталыгы, бию, сәхнә хәрәкәте, сәхнә сөйләме, эстрада чыгышлары режиссерлыгы һәм эстрада вокалы. Яшь артистлар өчен әлеге дәресләрне үткәрүчеләр – фестивальнең алыштыргысыз жюри әгъзалары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Раилә Гарипова, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте Премиясе лауреаты, Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия театр эшлеклеләре берләшмәсе әгъзасы, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм “Эфир” телекомпаниясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Пивоваров. Фестиваль хәрәкәте мәктәбеннән узган Татарстанның атказанган артистлары Рүзил Гатин, Айдар Сөләйманов һәм РУТИ (ГИТИС) режиссерлык һәм эстрада факультеты студентлары смена катнашучыларына үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Өстәвенә, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм Казанның “Сдвиг” театры җитәкчесе Михаил Волконадский ярдәме белән балалар Казан Ратушасында да булды. Анда алар “Щелкунчикның яңа маҗаралары” дип аталган искиткеч Яңа ел бал-маскарадында катнашты. Смена барышында яшь артистлар ике гала-концерт һәм иҗади йомгаклау кичәсе әзерләде. Сменадагы барлык катнашучылар да “Татнефть” халык акционерлык җәмгыятеннән бәйрәм бүләкләренә ия булды. Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Фестивальнең зона сайлап алу этаплары гадәттәгечә 1 февральдә старт алачак.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: