Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Совет чорында Казанның бердәнбер мәчетендә имам булган Әхмәтзәки хәзрәтне искә алдылар

Кичә Кол Шәриф Мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинга багышланган күргәзмә ачылды.

Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинны искә алырга килүчеләр күргәзмәне хәзрәт рухына Коръән укып, дога кылу белән ачып җибәрделәр. Күргәзмәдә Әхмәтзәки хәзрәтнең китап-дәфтәрләре, язмалары, шәхси әйберләре һәм фотосурәтләре тәкъдим ителә. Бу экспонатлар аша совет чорындагы Исламның торышын күзаллап була.

Әхмәтзәки хәзрәтнең шәкерте, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин остазына бәйле истәлекләр белән уртаклашты: “Әхмәтзәки хәзрәтнең тормышын турында сөйләгәндә без үзебезнең яшьлек вакытыбызны искә төшерәбез. Дөрестән дә, совет чоры бик авыр вакыт булды. Әхмәтзәки хәзрәтнең төп сыйфаты: ул әз сөйли иде, серле кеше иде. Бәлки артык күп сөйләмәскә, урынына карап кына кыска җавап бирергә аны заман өйрәткәндер. Ләкин җомга вәгазьләрендә мөнбәргә басканда аның бөтен фикер диңгезе, гыйлеме, ихласлыгы күренә иде. Мәҗлесләрдә дә вәгазь сөйләгез әле дип сорагач кына, сүз ала иде. Тыйнак кеше иде.”

Әхмәтзәки Сафиуллин (1896-1995) Татарстан республикасының Норлат районы, Колбай-Мораса авылында туган. Әтисе иртә вафат була, җиде балалы гаиләсе кала. Матди хәлләре начар булса да, әнисе улының гыйлем алуын теләп, күрше Кизләү авылы мәдрәсәсенә укырга бирә.

Укуны тәмамлаганнан соң Әхмәтзәки үз авылына имам булып кайта, шунда гаилә кора. Дин әһелләрен кулга алулар башлангач, 1925-1927 елларда Әхмәтзәки хәзрәт гаиләсе белән Урта Азия якларына китәргә мәҗбүр була. 1930 елларда зур авырлыклар кичереп Казанга килә, килгәч эшкә урнаша алмый зур кыенлыклар кичерә. Шактый авырлыклар узганнан соң, аны зоопаркка гади эшче итеп алалар. Шушы вакытта ук шәкертләр Әхмәтзәки хәзрәтнең өенә килеп дини гыйлем ала. 1970-1990 елларда ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер мөселманнар гыйбадәтханәсе – Мәрҗани мәчетендә имам була, 1980 елдан – СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев