Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Социаль-сәяси яктан тотрыклы Россия регионнары исемлегендә беренче ике урында Татарстан һәм Калуга өлкәсе

"Петербург сәясәте" (Петербургская политика) фондының чираттагы рейтингы шуны күрсәтә. Иң уңышлы регионнар исемлегенә (максималь тотрыклылык, 8 баллдан артыграк) бу ике регионнан тыш Пенза, Төмән, Магадан, Ленинград өлкәләре, Чукотка автоном округы кергән. Тотрыклылык ягыннан көчсезләр исемлегендә Карелия, Төньяк Осетия, Дагыстан (4 баллдан азрак). Декабрьдә социаль-сәяси тотрыклылыкны югалткан регионнар исемлегенә Хакасия, Приморье крае (минус 0,4 балл), Иркутск өлкәсе (минус 0,3 балл) кергән. Моны фонд белгечләре Хакасия һәм Приморьедагы коррупцион гаугалар һәм Иркутскидагы "Боярышник" белән агулану очраклары белән аңлата. "Петербург сәясәте" фонды бу рейтингны 2012 елдан бирле төзи. Регионнарның тотрыклылыгы ун баллы шкала белән бәяләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев