Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Социаль хезмәткәрләр чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкәннәргә көн дә ниндидер яңалык, икенче сулыш алып керә" - социаль яклау бүлеге башлыгы Чулпан Камалиева

Кеше гомере ел фасыллары белән шулкадәр охшаш. Иртә яз – самими балачак ул. Яшьлек еллары шау чәчәкле язларга тиң. Җәйге чор – көч-куәт ташып торган еллар. Көзне исә еш кына картлык белән чагыштыралар. Чыннан да, охшашлык бар шул, ләкин ел фасыллары кабатлана, ә гомер – юк. Ул бары бер генә бөртек. Аны үкенмәслек итеп кичеп, картлыкка барып җиткәннәр, өлкән кеше статусын алганнар бик бәхетле.

“Кайбыч таңнары” газетасы җәмгыятебезнең өлкән буынына бәйле язма тәкъдим иткән. Бу районында исә картлык буенча пенсия алучы 3791 кеше яши икән.

Тиздән өлкәннәр ункөнлеге старт ала. Күркәм традиция буенча, районда өлкәннәр өчен ункөнлек дәвамында күптөрле чаралар, кызыклы очрашулар, акцияләр, спорт ярышлары үткәрү планлаштырыла. Һәр елдагыча, алар өчен “кайнар линия” эшләячәк. Олы Кайбыч мәдәният йортында 3 октябрьдә көндезге сәгать 2дә Казаннан килгән бер төркем артистлар һәм үзебезнең үзешчәннәребез бушлай концерт куячак. Хәер, декада дәвамында гына түгел, өлкәннәр ел әйләнәсе игътибар үзәгендә, дип искәртә җирле басма.

Безнең районда берничә ел рәттән “Өченче буын университеты” программасы эшли. Бу көннәрдә без, авылларга барып, өлкәннәр белән очрашулар үткәрәбез, ди Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Зиннурова. “Аларны университетның факультетлары, курслары белән таныштырабыз. Пенсионерлар әлеге курсларга бик теләп язылалар. Мәсәлән, Федоровскоеда яшәүчеләр компьютер белемен үзләштерәчәк, Колаңгыда “Туган як тарихы”, Кошманда “Сәламәт яшәү рәвеше” факультетлары эшләячәк. Бушлай укулар ноябрьдә башлана. Һәр елдагыча, быел да авыл җирлекләрендә хокукый ярдәм күрсәтү курслары үтәчәк”, - дип белдерде җитәкче.

Хәзерге вакытта Федоровскоедагы Картлар һәи инвалидлар интернат-йортында 30 әби-бабай гомер көзен каршылый. “Биредә яшәүче өлкәннәребез ел әйләнәсе игътибар үзәгендә. Алай гына да түгел, республиканың төрле почмакларындагы картлар йортларында яшәүче 12 райондашыбызны да онытмыйбыз. “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша 51 кешегә көн дә социаль хезмәт күрсәтелә. Социаль хезмәткәрләр чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган бу өлкәннәргә көн дә ниндидер яңалык, икенче сулыш алып керә, – диде социаль яклау бүлеге башлыгы Чулпан Камалиева. – Гомумән, хәзерге заманда өлкән яшьтәгеләр игътибарсыз дип әйтмәс идем. Аларга актив яшәү рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләр җитәрлек”.

Аның сүзләренчә, лаеклы ялдагы кешеләребез сәламәтлеген ныгыта, район гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән спорт ярышлары һәм конкурс-фестивальләрдә катнашып, үз көчен сыный ала. Казан шәһәренең “Наз” хәйрия фонды да өлкәннәребезне кайгырта. Күптән түгел генә, әлеге фонд чакыруы буенча, Борындык һәм Кошман авылыннан лаеклы ялдагы 16 кеше, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына барып, бушлай спектакль карап кайтты. Социаль яклау бүлеге аша ел башыннан 14 кеше сәламәтлеген ныгытты. 2016 елның 1 гыйн-варыннан инвалидларга техник тернәкләндерү чаралары, шифаханәләргә юлламалар бирү Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынып, Социаль иминиятләштерү фондына йөкләнде. Инвалидлыгы булмаган эшләмәүче пенсионерларны шифаханәләргә юллама белән безнең министрлык тәэмин итә, ди районның социаль яклау бүлеге башлыгы. Моның өчен иң элек табибтан юллама алу өчен белешмә бирелергә тиеш. Өлкәннәргә, актив булыгыз, дип телисе килә. Алар лаеклы ялга чыктым да, эшем туктады, җәмгыять белән алыш-бирешем бетте, дигән позициядә булырга тиеш түгел!

Дөрестән дә, әле яңа гына лаеклы ялга чыккан абый-апалар гына түгел, хәтта пенсионер статусында инде шактый еллар булганнар да җәмгыятькә файдалы күп эш башкара, актив яшәү рәвеше алып барып, картлыкны шатлык итә ала. Димәк, гомер көзен матур итү үзегездән дә тора, хөрмәтле өлкәннәребез, дип мөрәҗәгать итә “Кайбыч таңнары” газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев