Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Социаль һәм транспорт инфраструктурасы яхшыруга карамастан, соңгы 10 елда Татарстанда авыл халкы 44 меңгә кимегән" - Минсәгыйть Шакиров

Бу хакта бүген “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров хәбәр итте. XI съездда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашканын искәртик. “Бу ике авыл районы халкы дигән сүз бит”, - дип, Минсәгыйть Шакиров аерым районнарда авыл халкы ел саен 2 процентка кадәр кимүен әйтте. Муниципаль берәмлекләрдә ясалган анализ төрле районнарда җитди аерманы күрсәткән. “Халык саны кимү аеруча Кама Тамагы, Тәтеш, Минзәлә, Чүпрәле районнарында күзәтелә”, - дип белдерде ул. Ул кайбер районнарда яңа торак кертү күләмнәре кимүен билгеләп узды. Эшче куллар җитәрлек булмавы, лаеклы хезмәт хакы җитәрлек булмавы белән аңлатыла. 412   Төрле юнәлештәге авыл хуҗалыгы производстволарында югары технологияле эре комплексларны сафка бастырып, азаккы нәтиҗәләре турында уйлап бетермибез, ди Минсәгыйть Шакиров. “Кайбер районнарда җирләрнең яртысы диярлек “вахта” ысулы белән эшкәртелә. Җирле халык өчен эш урыннары бетә дигән сүз. Инвесторлар күбрәк эре торак пунктларга һәм шәһәрләргә килә. Әмма мондый инвесторлар җирнең уңдырышлылыгын саклап калуны, авылда халыкны тотып калуны кайгыртырмы икән. Ә авыл бит ул – халыкның мәдәнияте, тел, традицияләр чыганагы да”, - дип белдерде совет рәисе. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, яшь гаиләләргә авылларда төпләнеп калу өчен шартлар тудыру заруриятен билгеләп үтте. “Халыкны авылда тотып калу өчен безгә үзебездән кала беркем шартлар тудырмаячак. Авыл ул – безнең нигез. Хәзер авылларда яшь гаиләләргә җир бүлеп бирү дә проблемага әйләнгән. Бу бит алар төпләнеп калу өчен мөмкинлек. Әлбәттә, эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы, һәм шәһәрләрдә генә түгел, авыл районнарында да әйләнә-тирә мохитне кайгырту кирәк”, - дип ул парк һәм скверлар булдыру, тирә-якны ямьләндерү район җирлекләрендә дә булырга тиешлеген әйтте. “Халык тарафыннан парк, скверлар, су саклау зоналары программасы позитив кабул ителә дип саныйм. Бу программа дәвам иттереләчәк”, - диде Президент. Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрдә шәһәр халкын арзанлы һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүчеләргә аерым рәхмәтен җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев