Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Социаль челтәрләрнең татарча вариантлары ни хәлдә?

Вконтакте һәм Facebook челтәрләрендә татарча интерфейс бар. Башка челтәрләрдә дә татарчаны булдыру мөмкинме? Азатлык тәрҗемәче-активистлар белән аралашып, эш барышын белеште.

Бүгенге көндә социаль челтәрләрне кулланмаган кешеләр сирәк очрый. Теләсә кем диярлек йә Вконтакте-да музыка тыңлый, йә Facebook-та аралаша, йә Instagram-га фотосурәт йөкли. Көн саен йөзләрчә миллион кеше кулланган хезмәтләрдә татар теле нинди урын били?

Бүгенге көндә Facebook һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә татар интерфейсын сайлау мөмкинлеге бар. Тәрҗемә эше тулысынча активистлар тарафыннан башкарыла, бу эш өчен акча түләү каралмаган. Әле социаль челтәрләрдә даими яңартуларны исәпкә алганда, эш бер дә туктамый, һәрвакыт яңа функцияләрне тәрҗемә итү кирәк. Бу эшләрнең кыенлыклары турында тәрҗемә активистлары белән сөйләштек.

"Вконтактеда татарча интерфейсны кулланучылар аз түгел"

Вконтакте челтәрендә күптән түгел дизайн яңартылды, хәзер тәрҗемәләр статистикасында процентлар күрсәтелми. Аңа кадәр 85% тирәсе тәрҗемә ителгән иде, дип белдерде Азатлыкка ВКны татарчага тәрҗемә итү активисты Рөстәм Хәйруллин. "Дизайн яңарганнан соң яңа гыйбарәләр өстәлде, хәзер тәрҗемә 81-83% булырга тиеш дип уйлыйм. Хәзерге вакытта барлыгы 2500 гыйбарә тәрҗемә итәргә яисә төзәтергә кирәк.

Рөстәм Хәйруллин

Рөстәм Хәйруллин

Татарча интерфейсны кулланучылар саны юк, ләкин беләбез, татарча интерфейсны кулланучылар аз түгел. Хаталар турында язучылар да җитәрлек" диде ул.

"Твиттерда әлегә татар теленә тәрҗемә итү мөмкинлеге юк, тик аларның системасына татар телен өстәү турында берничә кеше язган идек, җавап кына булмады. Мессенджерлар арасында Telegram тулысынча татарчага тәрҗемә ителгәнен беләм. Урнаштыруы бераз катлаулырак булса да, танышларым арасында аны кулланучылар да җитәрлек. Шулай ук Skype та заманында татарчалаштырылган иде, тик хәзер ул нинди халәттәдер, билгесез.

ВКны татарчага тәрҗемә итәргә теләгән кешеләр VK.com татарча төркеменә шәхси хат җибәрә ала. Җавап буларак тест өчен берничә гыйбарә җибәрәчәкмен. Тәрҗемә дәрәҗәсенә карап, кабул итәргәме, юкмы икәнне шәхсән үзем хәл итәм мин" дип сөйләде Азатлыкка Рөстәм Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, хезмәтләре өчен бернинди матди ярдәм дә күрсәтелми, барысы да энтузиазмга гына корылган. Соңгы вакытта гына ВК актив тәрҗемәчеләрне эчке "акча берәмлеге" – "тавыш"лар белән бүләкли башлады.

Facebook 20%-ка татарчалаштырылган

Татнетны үстерү фонды мөдире Раил Гатауллин социаль челтәр интерфейсларын татарчалаштыруда актив катнаша. Facebook-ны татарчалаштыру эшен ул җитәкли. Аның сүзләренчә, Facebook интерфейсын тәрҗемә итүдә бары тик берничә кеше генә актив катнаша.

Раил Гатауллин

Раил Гатауллин

"Бу елның язгы айларында тәрҗемә итү дәрәҗәсе 38%ка җиткән иде. Ләкин Facebook социаль челтәре көн саен тулыланып, үсеп, яңа мөмкинлекләрен арттырып тора, тәрҗемә итәсе язулар да арта. Хәзерге вакытта систем челтәрнең 20% тәрҗемә ителүен күрсәтә", ди ул.

Facebook үзе күрсәткәнчә, гомуми тәрҗемәчеләр саны – 460 кеше. Ләкин аларның күбесе 1-2 генә тәрҗемә башкарганнар. Гатауллин сүзләренчә, килде-китте тәрҗемәләр тәкъдим итүчеләр дә шактый, бары тик берничә кеше генә тәрҗемә итүгә җитди карашта тора.

Шул ук вакытта тәрҗемә итүдә катнашырга теләгәннәргә юллар ачык, моның өчен махсус төркем битенә кереп, "татарча"ны сайларга кирәк. Ләкин тәрҗемә итүдә катнашу өчен инглиз һәм татар телләрен камил белергә кирәк. "Әгәр татар телен камил белмисез икән, бу эшкә тотынмасагыз яхшырак. Тәрҗемәгә җитди караган Facebook тәрҗемәчеләре өчен бу - икеләтә эш, эшебезне авырлатасыз гына" диде Раил Гатауллин Азатлыкка.

Facebook-ны татарчалаштыруда актив катнашканнар исемлеге

Facebook-ны татарчалаштыруда актив катнашканнар исемлеге

Башка социаль челтәрләрне дә татарчалаштырырга мөмкинме соң? Аның өчен ниләр кирәк дигән сорауга ул безгә шулай җавап бирде:

– Әлбәттә, мөмкин. Бары тик теләк һәм мөмкинлекләр генә кирәк. Татар теле шактый киң кулланылыштагы тел һәм глобаль проектлар аудиторияләрен арттыру өчен бу адымга һәрчак барырга риза. Кайбер проектларның тәрҗемә итүчеләр өчен махсус платформалары булса (Facebook, ВКонтакте һ.б.), кайбер проектлар өчен аның төзүчеләре, авторлары белән тыгыз элемтәдә булып эшләү кирәк (мисал өчен, Windows).

Проектларны тәрҗемә итәргә теләгән кешеләргә әлеге проект турында рәсми сайттагы мәгълүмат белән якыннан танышырга, кирәк очракта проект җитәкчелеге белән әлеге мәсьәләдә элемтәгә керергә кирәк. Instagram һәм Twitter кебек глобаль проектларны популярлаштыру дөньядагы барлык татарлар белән бергә якынрак аралашырга, дуслыкны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта Facebook-та Азатлык төркеме болай - яртылаш татарча, яртылаш инглизчә күренә

Хәзерге вакытта Facebook-та Азатлык төркеме болай - яртылаш татарча, яртылаш инглизчә күренә

Бу эшләргә Татарстан тарафыннан грант, гонорар түләү бармы, каралганмы?

– Күп кенә проектларда тәрҗемә эшләре өчен махсус түләү каралмаган. Күпчелек очракта бу эштә милләтпәрвәр белгечләр генә катнаша. Әмма да ләкин дәүләт дәрәҗәсендә бу эштә катнашкан кешеләргә ярдәм күрсәтелсә, зыян булмас иде. Татарстан хөкүмәте 2011 елда, минем тәкъдимемне хуплап, “Татар иле” проекты кысаларында Вконтакте челтәрен тәрҗемә итүчеләргә финанс ягыннан ярдәм иткән иде. Эшнең нәтиҗәсе дә булды – 2011 елның 30 августына ВКонтакте социаль челтәре 100% татар теленә тәрҗемә ителеп беткән иде.

Чыганак: http://www.azatliq.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев