Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Социаль челтәрләргә паспорт белән теркәлергә кирәк булачак?

Социаль челтәрләргә теркәлү паспортны тәкъдим итеп башкарылырга тиешлеге турындагы чираттагы канун проекты Дәүләт Думасына тапшырылды. Әлеге тәкъдим белән "Бердәм Россия" депутаты Виталий Милонов чыкты, дип яза "Российская газета". Әгәр дә төзәтмәләрне хупласалар, социаль челтәр хуҗасы физик заттан электрон формада паспортын таләп итәргә тиеш булачак. Әлеге кагыйдә чит ил гражданнарына да кагыла.  Аларга фамилия, исем, әтисенең исемен (булган очракта) һәм яшен билгели торган документ тәкъдим итү шарт булачак. Хәзерге вакытта, Виталий Милонов фикеренчә, Россиядә социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тәртипкә салынмаган. Чикләүләрне, ябык "үлем төркемнәре"нең күбәюе һәм популярлашуы, шулай ук мәктәп укучыларына исерткеч эчемлекләр һәм әхлаксыз яшәү рәвеше алып баручы яшьләрнең йогынтысы зур булу сәбәпле кертергә кирәк, дип белдерә ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев