Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Социаль челтәрдә рус телен кулланган өчен Рига мэрына штраф салганнар

Латвиянең Дәүләт теле үзәге Рига шәһәр думасы социаль челтәрләрдә рус телен кулланган өчен мэр Нил Ушаковка штраф салган. Бу хакта Дума рәисе үзенең фейсбуктагы аккаунтында хәбәр итә. Нил Ушаков үзен җәзага тартуларын журналистлардан ишетүе хакында яза һәм бу җәза белән килешмәвен белдерә. Ул “Дәүләт телләре турындагы” канунда чит илләрдә теркәлгән социаль челтәрләрдә җирле үзидарә халык белән кайсы телдә сөйләшергә тиешлеге язылмаган дигән дәлил китерә һәм бу карарны юкка чыгаруны сорап судка мөрәҗәгать итәсен әйтә. Нил Ушаков, штрафка карамастан, Рига Думасының халык белән социаль аккаунтларда өч телдә - латыш, рус, инглиз телләрендә аралашасын искәрткән. Дәүләт телләре үзәгенә мэр “алар булдырырлык эшләрдә” шөгыльләнергә - мәсәлән, покемоннарны латышча ничек атау турында уйланырга тәкъдим иткән. “Алар башка эшләргә барыбер сәләтле түгел”, - дип тә өстәгән Нил Ушаков.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев