Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сораштыруда катнашкан респондентларның бары тик 47,3% гына Муса Җәлилнең туган җирен дөрес атаган. Ә Сез дөрес җавапны беләсезме?

Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге “Одноклассники” сайтындагы рәсми төркемендә антифашист татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган җире турында чираттагы аноним сораштыру (тавыш бирү) үткәргән. Төркемдәге катнашучыларга "Татар шагыйре Муса Җәлил Советлар Союзының кайсы төбәгендә туган?" дигән сорау бирелгән. Ә сорау алдыннан "Моны һәркем белергә тиеш" девизы куелган. Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге рәисе урынбасары Әнвәр Софинов “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, сораштыруда барлыгы 167 кеше катнашкан, аларга биш төрле җавап тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта җавапның бер генә вариантын сайларга мөмкинлек бирелә. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең географиясе түбәндәгечә: Түбән Новгород өлкәсе (5), Татарстан Республикасы (64), Оренбург өлкәсе (79), Әстерхан өлкәсе (3), Башкортостан Республикасы (16). Сораштыруда катнашкан респондентларның бары тик 47,3 проценты гына (яртысыннан азрагы) дөрес җавап биргән, ягъни җавапта Муса Җәлил Оренбург өлкәсендә туган дип күрсәткән. Җавап бирүчеләрнең 38,3 проценты Муса Җәлилне Татарстанда туган дип белә, ә 9,6 проценты аны тумышы белән Башкортстаннан дип саный. Респондентларның 4,8 проценты җавабында татар шагыйре Россиянең башка төбәгендә туган дип күрсәтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев