Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Соңгы ике йөз елда Казан таҗын киеп караган бердәнбер татар мин" - Розалина Шаһиева

Соңгы ике йөз елда Казан таҗын киеп караган бердәнбер татар мин, – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә  Татарстанның атказанган сәнгать белгече, шагыйрә, рәссам Розалина Шаһиева. «Казан таҗы – ХVI гасырдагы Казан җәүһәрләренең төп компоненты. Аны мин Мәскәүдә Корал палатасында киеп карадым. Аны кигәч, баш зыңлап китә, һава белән вибрацияләнә. Гарасатлар чорында ул икенче милләт вәкилләренә эләгә бит инде. Озак еллар татарныкымы икәнлеге мәгълүм түгел иде. Мин аны архивлардан юллап, рәсемнәрен табып өйрәндем. Аны татар кул һөнәрчеләре эшләвен ачыкладым. Ул алтын каркастан гыйбарәт. Авырлыгы 1,5  килограммнан артык, асыл ташлар беркетелеп эшләнгән, сигез өлештән тора. Казан таҗының очында ат кылы булган, яулап алучылар кулына күчкәч, кылын кисеп ташлаганнар. Шәрык хөкемдарлары шундый таҗлар кигән. Ул берьюлы очлым (шлем) да, шул ук вакытта дәүләтнең символы да булган. Татарның кул һөнәре әсәре икәнен исбатладым. Моны инде башкалар да инкяр итми. «Борынгы Русия Музеумының тарихи аңлатма»сында (1807) түбәндәгеләрне укырга була: «Бүрек, патша таҗы яки Казан таҗы, караллтылган көмешле алтыннан эшләнгән, энҗе һәм башка зиннәтле ташлар белән бизәлгән. Аңарда 1 якут ташы, 12 ал яхонт бөртеге, 30 фирүзә, 14 энҗе бөртеге, 22 лалә... патшаның хәәзинәләр саклавычына 1552 елда керде», – ди Розалина Шаһиева. Сүз уңаеннан, Татарстанның атказанган сәнгать белгече, шагыйрә, рәссам Розалина Шаһиеваның  «Мәңгелек гөлләре» китабы быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев