Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Соңгы 100 елда гаилә сәясәте, хатын-кызның төрле чорларда социаль активлыгы нинди булган?

Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты бинасында узачак чарада сөйләшергә җыеналар. Комитет җитәкчесе Ирада Әюпова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Тарихи бранч” проекты кысаларында “Татар гаиләсе 100 ел элек һәм бүген” темасына бу чараның 1 апрельдә үткәреләчәген әйтте. Ирада Әюпова проектның Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. “Тарихи бранч” – татар тарихына багышланган яңа форматтагы клуб. Әңгәмәдәш клубның беренче чарасы февраль аенда узганын, аның “Татарлар һәм революция” темасына багышланганын искәртте. “Бу традицион булмаган формат. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра, без алар белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә эшлибез. Лекторлар буларак архив хезмәткәрләре түгел, тарихчылар чыгыш ясый”, – дип белдерде Ирада Әюпова. Архив эше комитеты җитәкчесе проектның әһәмиятен билгеләп үтеп: “Бүген кешеләр, нигездә, теге яки бу вакыйгалар турында башкаларның фикерләүләрен ишетеп яши. “Тарихи бранч” проекты кысаларында без теге яки бу фактларны документлар белән исбатлыйбыз, үзебезнең фондларда булган документларны бер сүзсез бирәбез. Бу халыкта зур кызыксыну уята, чөнки бүгенге көн позициясеннән чыгып кына яшәргә ярамый. Элек тә ничек булганын аңлау мөһим, һәм моны коры сүзләрдән генә түгел, профессионаллар теленнән ишетү әһәмиятле, шулай ук теге яки бу вакыйгаларны раслаган яки инкарь иткән документаль дәлилләрне күрү мөһим. Син элек ничек булганны аңлаганда, бүгенге көн вазгыятенә башкача бәя бирә аласың һәм киләчәккә үз күзаллавыңны төзи аласың”, – диде. “Хатын-кызлар темасына килгәндә, бүген бит мифлар бик күп, имеш элек шундый рәхәт булган, хатын-кыз эшләмәгән, өйдә утырган. Без соңгы 100 елда хатын-кызның төрле чорларда социаль активлыгын күрсәтергә телибез. Проект кысаларында гаилә сәясәте культурасы, гаиләдә белем бирү ничек булганы турында сөйләнәчәк”, – дип белдерде Ирада Әюпова. Аның сүзләренә караганда, мондый лекцияләрнең аудиториясе төрле. Беренче чарага балалардан алып, олы буын вәкилләренә кадәр катнашкан. “Тарих, төбәкне өйрәнүгә карата кызыксынуы булган һәркем килде. Бүген бит барлык басмаларда тарихи тематика киң яңгыраш ала. Халык хәзер аң-белемен арттыруга омтыла, шуңа күрә тарихчыларның мәкаләләрен бик теләп укый. Тарихчыларның чыгышлары, лекцияләренә ихтыяҗ зур”, – дип саный комитет җитәкчесе. 1 апрельдә узачак чараны Казан федераль университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтытың этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова ачып җибәрер дип көтелә. Тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтованың “Татар хатын-кызлары һәм XX гасыр башы җәмгыяте” темасына чыгыш ясавы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахованың “Метрик китап битләрендә татар гаиләсе: никахлар. Аерылышулар һәм балалар” темасына, Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Сәгыйтованың “Бүгенге дөньяда традицион татар гаиләсе” темасына чыгыш ясавы ниятләнә. Чара барышында теге яки бу процесска яңача карап, ниндидер катлаулы сорауларга бергәләп җавап табарга, видео, инфографика, Татарстан архивларыннан тарихи документларның төп нөсхәләре ярдәмендә гыйлем эстәп була. Татар тарихы буенча төрле темаларга мондый очрашулар айга бер мәртәбә шимбә иртәсендә оештырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев