Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сөмбелә" фольклор ансамбле әби-бабаларыбыздан калган уен йолаларны сәхнәләштерә

Халкыбызның онытылып барган мәдәни җәүһәрләрен барлаучы "Түгәрәк уен" фестивале фольклорчы төркемнәрне янәдән бер "түгәрәккә " җыйды. 13 май көнне Биектау районы Шәпше мәдәният йортында Республика күләмендә оештырылган фестивальдә 21 районның сәнгать сөюче төркемнәр катнашты, дип яза җирле басма. Әлеге чарада Чүпрәле районы Габдулла Рахимкулов исемендәге Иске Шәйморза мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сөмбелә" фольклор ансамбле әби-бабаларыбыздан калган уен йолаларны сәхнәләштереп икенче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев