Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Соль-Илецкта Татарстаннан килгән мәктәп укучысын яшен суккан. Татарстанда һава торышы бозыла. Сак булыгыз

Соль-Илецк курортында яшен сугып, Татарстаннан килгән мәктәп укучысы һәлак булган. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза. 13 яшьлек малай гаиләсе белән Минзәләдән ял итәргә килгән. Яшенле яңгыр ява башлаганда, ул суда булган. Фаҗигане үз күзләре белән күргән кешеләр раславынча, коткаручылар репродуктор аша ял итүчеләргә тиз арада судан чыгарга кушкан. Туристларның күпчелеге якындагы кафега кереп яшеренгән. Суда дистәгә якын кеше калган. Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, малай ярдан шактый эчтә булганлыктан, судан чыгарга өлгерә алмаган. Аңын югалткан баланы яр буена алып чыкканнар. Ашыгыч ярдәм табиблары мөмкин булганның барысын да эшләүгә карамастан, аның гомерен саклап кала алмаганнар. 20 июльдә Татарстан территориясендә, шулай ук Казанда, яшенле яңгыр һәм томан булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Төнлә һәм көндез вакыты белән яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр да булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. Яшенле яңгыр вакытында җил тизелеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, диелгән һава шартлары бозылу турындагы хәбәрдә. Төнлә температура 15-20 градус, ә көндез 24-29 градус җылы булачак.
  • Россия Гидрометеорология үзәге күп кенә төбәкләрдәге, шул исәптән Татарстанда, югары һава температурасы саклану яшенле яңгырлар явуга китерәчәк дип хәбәр иткән иде.

Татар-информ
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев