Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сокландырдың син, 21 нче гасыр егете!

Бүгенге яшьләр ваемсыз, аларда мәрхәмәтлелек хисе юк, туган телләрен белергә дә теләмиләр, дигән фикерләрне өлкәннәрдән еш ишетергә туры килә.

Бүгенге яшьләр ваемсыз, аларда мәрхәмәтлелек хисе юк, туган телләрен белергә дә теләмиләр, дигән фикерләрне өлкәннәрдән еш ишетергә туры килә. Күп кенә мисаллар моның киресен исбатлый. Сүзем 19 яшьлек Казан егете Илья Тарасов хакында. Әлеге егет тырыш, үҗәт, замана яшьләренә үрнәк булуы белән миндә соклану хисе уятты. Егет татар телендә җырлый, бии, рәсемнәр ясый, шигырьләр иҗат итә, үзе режиссёр, сценарийлар авторы. Кыскасы, сәләте ташып тора. Ул филология белән дә нык кызыксына. Казан Федераль университетының филология факультетында белем ала. Илья яшьләребезне төрле яклап үсәргә тиешләр, дип саный.

“Мин сезгә изгелек телим” дигән проект кысаларында мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар оештыра. Төрле-төрле программалар белән чыгышлар ясый. “Минем чыгышымнан һәркем рухи азык алсын иде,”- ди ул. Илья татар телен үзлегеннән өйрәнгән. Татарстан республикасында яшәгәч, татар телен белүне үзенең бурычы дип саный. Татар телен биредә яшәүче һәркем белергә тиеш дип саный. Чыгышларында туган җирне, туган телне яратуның мөһимлеген ассызыклый.

Илья Тарасов белән очрашу, аның белән әңгәмә кору замана яшьләре хакындагы фикерләрнең уңайларын гына тудыра. Мондый яшүсмерләребез булганда, телебез югалмас, аның киләчәге куркытмас дигән якты хыяллар яңара. Ильяга “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль бик туры килеп тора. Сокландырдың син, 21 нче гасыр егете!

Фотолар: Рәмзия Вәлиуллина

Галерея

Теги: мәкалә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев