Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Согуд Гарәбстаны татарлары Татарстанда очрашу оештыруда ярдәм сораган

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе үткәргән очрашуларның берсендә ХХ гасыр башы татар эмигрантларының нәсел дәвамчысы Госман Мәхмудовны кабул иткән. Ул хәзрәткә хәзерге көндә Согуд Гарәбстанында Мәдинә шәһәрендә яшәүче туганнарының эмиграция тарихын сөйләгән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтеннән хәбәр иттеләр. Госман Мәхмудов сөйләвенчә, алар барысы да - Татарстандагы Нурлат районының Кизләү авылыннан чыккан кешеләр. Егерменче гасыр башында әтисе Кәлимулла һәм аның бертуганы Әхмәд гаиләләре белән Төрекмәнстанның Атаморат шәһәренә күченгән. Күпмедер вакыттан соң Әхмәд улы Мәхмүд белән Мәдинә шәһәрендә төпләнгән һәм бүгенге көндә дә оныклары, оныкчыклары белән шунда яши икән. Госман Мәхмудов алар белән беренче тапкыр 1996 елда Гөмрә хаҗында очрашкан һәм шуннан бирле элемтәдә торалар. 2014 елда аның туганнан туган ир кардәше Госман аганың әтисе Кәлимулла һәм Әхмәд Мөхәммәд әль-Казанлының оныгы гаиләләре белән Казанга килгәннәр һәм бабаларының кече тарихи ватаннарында булганнар. Шунысын да искәртик, 2016 елда Хаҗ вакытында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әль-Казанлы ватандашлар белән Мәдинәдә очрашкан. Госман Мәхмудов Камил хәзрәткә аларның Татарстан җирендә очрашуын оештыруда ярдәм сораган. Камил хәзрәт кунагының әлеге тәкъдимен хуплаган һәм динебезнең һәрчак туганлык элемтәләрен саклауга чакыруын һәм булышырга тырышачакларын җиткергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев