Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

София Гобәйдуллина П.И.Чайковский исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбенә очрашуга киләчәк

“Казан – минем балачагым. Аның бөтен урамнарын җәяү үттем, Казан Кремле диварлары өстеннән йөри идек”, дип сүз башлады дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллина Казан Ратушасында узган очрашуда. Очрашуның беренче өлеше матбугат конференциясе форматында узса, алга таба җәмәгатьчелеккә «Под знаком любви. Композитор София Губайдулина» юбилей китабы тәкъдим ителде. Шулай ук “Бүгенге сәнгать һәм музыка” проекты кысаларында күргәзмә дә әзерләнгән иде. София Гобәйдуллинаның юбилеена багышлап чыгарылган бу китапта данлыклы композиторга багышланган хатирәләр тупланган.

Сания (София) Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә туган. Әнисе – Феодосия Федоровна Елхова, әтисе – Әсгать Мәсгут улы Гобәйдуллин. Әсгать Гобәйдуллин күренекле Гобәйдуллиннар нәселеннән. «Мин үземнең бөек Гобәйдуллиннар нәселенең дәвамчысы итеп тоям, – дигән иде ул моннан 5 ел элек Казанга кайткач, аның белән булган матбугат конференциясендә. – Минем апа хәзер гаиләбез шәҗәрәсе белән мавыга. Мин бу эшләре өчен аңа бик рәхмәтлемен, психологик яктан бу минем өчен әһәмияткә ия. Вакыт тапсам, тамырларыбызны өйрәнү эшенә мин дә тотыныр идем”. Софья Гобәйдуллинаның нәсел шәҗәрәсе танылган тарихи шәхес Байкы би нәселенә барып тоташа. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты мәгълүматларына караганда, күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдинның дә тамырлары Байкы бигә тоташкан. Чыңгызханның көрәштәше булган Байкы би турында тарихчы Рашидетдин "Җәмигъ ат-таварих” кулъязмасында да мәгълүмат калдырган.

Саниягә 7 ай булганда гаилә Казанга күченә һәм Тельман урамындагы 29 нчы йортның өченче катында яши башлый. Хәзер бу бинада София Гобәйдуллина исемен йөрткән Заманча музыка үзәге урнашкан.

София Гобәйдуллина инде 25 ел Германиядә яши, Казанга башкалабыз мэры Илсур Метшинның шәхси чакыруы буенча үзенең 85 яшьлек юбилее хөрмәтенә кайтты. Бүгенге очрашуга республикабызның танылган композиторлары, шагыйрьләре, рәссамнары килгән иде. Аларның барысы да София Гобәйдуллинага сорау биреп калырга, үзләрен борчыган фәлсәфи темаларга аның җавабын ишетергә ашыкты. Яшь талантлы композтор Эльмир Низамовның “Нишләргә?” дигән соравына да, Лоренс Блиновның композторларны биләп алган пессимизмга бәйле соравына да, халык шагыйре Ренат Харисның миллилек һәм шигърияткә бәйле сорауларына да, Миләүшә Айтуганованың этникага бәйле сорауларына да җаваплар бирде ул. «Һәр чорның аһәңле вазгыяте бар, без аңа иҗатыбыз белән генә җавап бирә алабыз» дип композиторларның алдагы иҗатын күзаллады. Иҗади кризис мәсьәләсенә килгәндә, композиторның җавабы ачык иде: “Минем сынганым булмады. Мин консерваториянең өченче курсында да, хәзер дә бер үк төрле язам. Гомерем буе бер үк җырны язам”, диде ул. Ул шәһәр шавыннан еракта яшәвен билгеләп үтте, үзенең балачагы үткән йортның аның исемендәге үзәк булып оешуына рәхмәтен белдерде. “Бөтен нәрсә балачактан сеңеп кала. Минем балачагым Казанда үтте, миллилекне дә миңа Казан бирде. Биредә бик югары культура иде. алар минем әсәрләремдә чагыла, әлбәттә. – диде ул. – Нәрсәдер табигатьтән, әти-әнидән күчсә, нәрсәдер – яшьлегемнән, мин боларның барысы аша да үттем”.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының “Сорауларыгызга җавап алдыгызмы?” дигән  соравына Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис: “Әйе, мин София Гобәйдуллинаны яхшы аңлыйм. – дип җавап бирде. – Аның өчен барысы да табигый. Анда ике милләт каны ага, укытучылары да төрле милләт кешеләре. Мәскәүдә укыган. Аның гомер юлында юнәлеш бирердәй татар интеллигенциясе очрамаган, аралашкан кешеләре татар җәмәгатьчелеге булмаган. Укыган шагыйрьләре дә Ахматова, Цветаева, Мандельштам... “Көмеш чор”дан “Авангард”ка таба".

София Гобәйдуллинаның Казан визиты программасында П.И.Чайковский исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбендәге очрашу да бар. “Безнең мәктәптәге очрашудан баш тартмады ул. Безнең мәктәптә укыды бит”, – ди мәктәп директоры Яков Туркенич. Очрашу 4 ноябрьгә билгеләнгән. София Гобәйдуллина әлеге мәктәпнең элеккеге легендар директоры Рувим Львович Поляковны, беренче укытучысы Екатерина Павловна Леонтьеваны “масштаблы кешеләр иде” дип җылылык белән искә алды. Яков Ильич композитордан: “Музыка мәктәпләре өчен музыка язу планнарыгыз юкмы?” дип сорады. “Алдагы планнар турында сөйләргә яратмыйм, вакытым да күп түгелдер. Планнарымны җиткерергә нәрсәдер комачауламасын, дәшми калыйм әле”, дип җавап бирде София ханым.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев