Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сөембикәнең Татарстан белән Казахстанны берләштерүче символга әйлә­нүенә шатбыз" - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казахстанга ике көнлек эшлекле сәфәре кысасында әлеге республика башкаласы Астананың “Family Village” коттедж бистәсендә Сөембикә урамын ачу тантанасы булды. “Астанада Сөембикә исе­мен­дәге урам ачу – тугандаш халык­ларыбыз тарихында мөһим вакыйга, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. – Әлеге искиткеч матур бүләк өчен Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка һәм шәһәр хакиме Асет Исекешевка рәхмәт сүзләре белде­рәсем килә. Сөем­бикә-пат­ша­бикә образы безнең өчен аеруча кадерле. Анда татар халкының күңел халәте чагылдырыла. Шул ук вакытта Сөембикә образы бөтен төрки дөнья өчен якын. Нәкъ менә аның Татарстан белән Казахстанны берләштерүче символга әйлә­нүенә шатбыз”. Шулай итеп, Астананың Есиль районында пәйда булган Сөем­бикә урамы бу шәһәрдә татар халкы вәкиле хөрмәтенә аталган икенче урамга әйләнде. Сарыарка районында татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртүче урам бар. Урам ачу тантанасыннан соң ТР Президенты ЭКСПО-2017 Халыкара махсус күргәзмәсе кысасында РФ павильонында Татарстан стенды белән таныштыру үткәрде. Шул ук вакытта Россия павильонында Алматы өлкәсе хакиме Амандык Баталов белән “Байтирәк” илкүләм идарәче холдингы” АҖ рәисе Ерболат Досаев­ның эшлекле очрашуы булып узды. Очрашуда яклар сәүдә-икъ­тисадый хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстан белән Казахстан арасындагы элемтәләр буенча фикер алышты һәм киләчәктә үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерергә ниятләүне белдерде. Татарстан Президенты эшлекле сәфәре кысасында Казахстан Премьер-министры Бакыт­җан Сагынтаев, соңыннан Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты. Очрашуда яклар икътисад һәм уртак социаль проектлар өлкәсендә Татарстан белән Казахстанның үза­ра хезмәттәшлек мөмкин­лек­лә­рен карады. Чара ахырында Р.Миң­неханов Н.Назарбаевка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденын тапшырды һәм аны РФгә визиты вакытында Татарстанга чакырды. Казахстан Президенты исә, Татарстан Республикасыннан алынган бүләккә җавап йөзеннән, Рөстәм Миңнехановка “Казахстан Республикасы бәй­сезлегенә – 25 ел” медален тапшырды. Сәфәре азагында Татарстан Президенты Казахстанның Беренче Президенты исемендәге китапханә һәм “Барыс” хоккей клубының боз сарае белән танышты.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев