Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Смартфон ияләре юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауда катнаша алачак

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы юлда кагыйдәләрне бозучыларны уяу гражданнар ярдәме белән, алар төшергән видеороликлар нигезендә, штрафка тартырга тәкъдим итә, дип хәбәр итә "Коммерсант". Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кулланучы видеороликлар төшерүче һәм ведомствога юллаучы махсус программаны үзендә булдыра ала. Видео төшерү спутник координаталарына бәйле була, шунлыктан роликның төшерү вакытын билгеләп, редакцияләп булмаячак. Программа ярдәмендә кагыйдәләрне бозу очракларын: тиешсез урында тимер юлын кичү, кызыл утка чыгу, сулга борылган яки тыелган урында борылыш ясау, җәяүлегә яки махсус транспортка, өстенлекле хокукы булган машинага юл бирмәү кебек фактларны билгеләп була. Әлеге кушымта үзе әзер түгел әле, аны Элемтә министрлыгы әзерли. Ә Эчке эшләр идарәсе тәкъдим иткән төзәтүләр җәмәгатьчелеккә җиткерелде инде. "Коммерсант" Россиядә гражданнарны автосөючеләр җаваплылыгына тарту тәҗрибәсе инде бар, дип яза. Теләге булган һәр кеше Дәүләт автоинспекциясенә кагыйдә бозу фактларын төшереп, гаризасын теркәп җибәрә ала. Әмма анда тикшерүләр, гадәттә, шаһитлар эзләп, шоферның үзен чакыру сәбәпле, шактый вакытны ала. Моннан тыш, Мәскәүдә ("Помощник Москвы") һәм Татарстанда ("Народный инспектор") хезмәтләре эшли, әмма алар буенча штрафлар аз языла. "Синие ведерки" хәрәкәте координаторы Петр Шкуматов белдерүенчә, юлларда кагыйдә бозу очраклары бик тиз була. Шунлыктан программаны кабызып, төшереп алу мөмкинлеге бик булмый ди. Ул закон проектына салон видеорегистраторлары язуларын куллану мөмкинлеген өстәргә тәкъдим итә. “Алар һәрдаим кабызылган һәм дөрес картинаны күрсәтә”, - дип белдерә ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев