Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Синең әсәрең төрки халыкларга барып ирешкәнче, аның әһәмияте беткән була" - Әхәт Гаффар

Галимнәр хезмәте Тукай бүләгенә бик үк ярап бетмәгән дә шикелле, дип белдерә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффар «Татар-информ» хәбәрчесенә. Быел Әхәт  Гаффарның  «Олы юлның тузаны» романы һәм « Дәрья башы»  китаплары олуг бүләккә тәкъдим ителде. 2017 елгы Г. Тукай премиясенә кандидатлар арасында әдәбият галимнәре һәм архитекторларга киң урын бирелгән. Кайбер каләм әһелләре Тукай исемендәге дәүләт бүләген каләм әһелләренә генә калдырырга кирәк, дигән фикердә. «Бу фикер каршылыклы. Әгәр дә моңарчы җырчыларга, композитор, рәссамнарга һ.б. бирелгән икән, тормышыбызга кереп киткән икән, шулай калдырырга кирәк, - дип саный Ә. Гаффар. -  Нигә аны үзгәртеп торырга? Әдәбият белеме дигән әйбер бар, анысы менә гыйлемгә карый, галимнәр эше Тукай премиясе белән бик үк ялгашып бетмәгән дә шикелле. Кандидатлар исемлегендә архитекторлар да бар, аларның хезмәтләре дә шулай ук туры килеп бетми кебек. Төзелеш бит инде - икенче нәрсә. Бер ханым Тукай бүләген, төрки халыклар дөньясында танылу алган язучыларга бирергә кирәк, дип әйтеп ташлаган иде. Моны мин ялгыш һәм хәтәр фикер, дип әйтәм. Синең әсәрең төрки халыкларга барып ирешкәнче, ул әсәреңнең әһәмияте беткән була бит инде.  Аннан килеп, аларның үзләренең премияләре бар».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев