Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Син бит үлмәс, Җәлил рухлы БӨЕК ТАТАР!" - Габделфәт Сафинның "Бөек татар" җырына клибы дөнья күрде (ВИДЕО)

Көн кадагына суккан тагын бер клип пәйда булды - татар теле сагына Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин да кушылды.
Татарстанда татар теле дәресләренә куркыныч яный - дәүләт теле дәресләренең сәгате кимергә яисә татар теле дәресләре бөтенләй факультативка калырга мөмкин. Табигый, татар халкы моңа каршы, шуңа да ул, милли мәгарифне яклап, төрле акцияләр уздыра. Бу хәрәкәткә артистлар, җырчылар да кушылды. Габделфәт Сафин "Бөек татар" җырына клип төшергән. Җырның көен һәм сүзләрен Хәмид Мәткәримов иҗат иткән. Җырдан өзек: Ялкын янар горурлыгың кайтар, ТАТАР, Кайда соң сез, туган телен саклар җаннар? Башкисәрдән курыкмаган, ана телен саклап калган, Син бит үлмәс, Җәлил рухлы БӨЕК ТАТАР!
Видео: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев