Татар матбугаты
Син бит - татар кешесе
“Һай бу гомернең бәрәкәтсезлеге – әле генә бит...” – дип гаҗизләнә Мөхәммәт Мәhдиев үзенең “Кайтулар булмас инде” хикәясендә. Чыннан да, әле генә мәш килеп бер-беребезне Яңа ел белән котлашкан, бәхет-шатлыклар теләшкән идек. Баксаң, тагын елның азагы килеп җиткән, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире.
Ел артыннан ел гына түгел, гомер дә шулай тиз үтә, диярсез. Анысы шулай, әмма гомер бит ничек уздырсаң да уза ул. Тагын бер олпат язучы әйтмешли, соңыннан, борылып караганнан соң, үткән гомерең өчен бәгырьгә тиярлек дәрәҗәдә үкенерлек кенә булмасын. Кәримә әби кебек.
Моннан шактый еллар элек яшьләр газетасында журналист булып эшләгәндә, районга хат эзеннән сәфәр чыгарга туры килгән иде. Ул вакытта да, хәзер дә газета редакцияләренә тормыш тарафыннан рәнҗетелгән, бүтән җирдән ни яклау, ни ярдәм таба алмаган кешеләр күбрәк яза. Кәримә әбине мин авыл урамында күрү белән таныдым. Аның ташланганлыгы, кадерсезлеге кыяфәтенә чыккан иде чөнки. Су колонкасына тагын кем генә чәйнек тотып килер иде икән?! Өендәге хәлләр дә йөрәккә тиярлек иде: татар карчыкларына хас булмаган тәртипсезлек, шапшаклык... “Миңа берәү дә ярдәм итми, – дип елап сөйләде карчык. – Колхоз да, авыл Советы да”. Әйе, ул вакытта әле барып егылырга колхозлар бар иде, акчасыз булса да, авыл Советлары. Колхозның Кәримә әбигә яңа йорт салырлык рәте булмаганлыгы, авыл Советының аны картлар йортына илтергә көче (әллә теләгеме?) юклыгы ачыкланды.
Барысы да аңлый, кызгана, әмма ярдәм итә алмыйлар. Ә иң күңелгә тигәне – карчыкның өч баласының берсе дә үз әнисен карыйсы килмәгәнлеге иде. “Ул үзе гаепле – балаларын кешечә тәрбияли белмәде”, – диде күршеләренең берсе. Баксаң, әбекәй яхшы тормыш эзләп, авылдан чыгып киткән була. Чит-ят җирдә балаларын да чит-ятларча тәрбияләгән, күрәсең: өчесенең берсе дә әнисе барлыгын исенә төшермәгән. Әмма Кәримә әби аларның берсен дә гаепләмәде: “Һәркемнең үз гаиләсе бит инде”, – дип аклагандай итте. Искереп кыйшайган йортта сәләмәләр арасында гомер кичереп яткан әбекәйгә бик ярдәм итәсем килсә дә, аңа юлга дип алган ризыклардан башканы бирә алмаганлыгыма йөрәгем әрнеде. Озын-озак сөйләштергәннән соң мин аның буразналанып беткән йөзендә сизелер-сизелмәс кенә үкенү хисе чагылганын тойдым. Заманында телен, гореф-гадәтләрен кирәксенмәгән, тормыш гел шулай матур булыр дип, үзенең гомер көзе турында кайгыртырга оныткан бу бәндәнең дә бит әни булып кадерләнер мөмкинлеге булган. Булган, ләкин ул аны файдаланмаган.
Күңелгә мәңгелек булып уелып калган бу очрашудан соң шактый вакыт үтте инде. Горбачев “перестройка”сыннан соң Ельцинның “булдыра алган кадәр мөстәкыйльлек алыгыз” дип безне сөендергән, урамда хөрлек даулаган, үзебезне икенче сортлы итеп тоймыйча, дәүләтле, телле, димәк, киләчәкле бер зур халык итеп санаган көннәр дә артта калды. Аннары артка борыла-борыла чигенүләр, тагын да шул “олы туган” каршында аклангандай толерант булырга тырышуларыбыз, исәпсез-хисапсыз тәңгәлләштерүләр, тигезләүләр... hәм башка күсәк белән китереп орган тел мәсьәләсе. 25 ел дәвамында файдаланмый калган чиксез мөмкинлекләребез өчен үкенү күпләребезнең аңын томалый. Ләкин барыбызныкын да түгел. Баксаң, Татарстаныбызда законлы рәвештә дәүләт теле саналган татар телен өйрәнү телим-теләмимгә калгач, үзебезнең кавемебез үк “родной язык” итеп урыс телен сайлаган булып чыкты. Урыс телен яхшы белсәк, яхшы яшәрбез, зур кеше булырбыз, дип бәгъзеләребез ана теленнән баш тартты. Башымны кисмәгә бирәм, җәмәгать, нәкъ менә шундыйларның күпчелеге иртәгә үзенең яхшы тормышы, мәшәкатьсез, борчу-хәсрәтләрсез көн күрмеше өчен газиз әти-әнисен картлар йортына илтеп урнаштырачак. Ананың телен кирәксенмәгән бәндәгә ни пычагыма ул проблемалы ата-ана! Аңа бүген яшәп калырга кирәк, бүген бар мөмкин булганны сыгып алырга hәм бу кыланмышларны гадәти нәрсә, норма итеп күрсәтергә кирәк. Моның шулай икәнлегенә без – журналистлар республикадагы картлар йортына барып кайткан саен ныграк инанабыз. “Какое вы право имеете учить нас как жить?” – дип тавыш куптарды шундыйларның берсе газетада үз әнисе турында басылган материал уңаеннан. Безнең аны карарга вакытыбыз юк, без эшлибез, без хөкүмәткә аны караган өчен көненә мең ике йөз сум акча түлибез. Әлбәттә инде, әтчәйни хатын бу сүзләрне ана телендә түгел, ә акцентлы урыс телендә оештырып әйтте.
Картлар йортында тилмереп гомер кичерүче ата-аналарны йөрәгем белән кызгансам да, акылым белән аларны акларга да, якларга да теләгем юк. Балаңа үз телеңдә бишек җыры җырлаудан башлап, җырыңны-моңыңны, гореф-гадәтеңне, үзең белгән кадәр ярый-ярамыйны сеңдереп үстерәсең икән, ул инде сине хөкүмәткә илтеп тапшыра алмый. Аның акылы, хисе, табигате моңа каршы чыга. Нәкъ менә шуңа безнең әхлаклы татар авылында ялгыз ата-ана да, ташланган бала да булмаган. Тормыш итүләре бер генә дә рәхәт булмаган заманнарда да. Бу, ничек кенә әйтсәк тә, татарлыкның беренче билгесе булган. Бу – безнең үзгәрми торган кыйммәтләребезнең берсе. Бу – безне бөек, башбирмәс халык итә торган сыйфат. Әлеге шартны үтәмәгәннәрне ахырзаман көтә. Ләкин ул ахырзаман әлеге язылмаган законны бозган, бүгенге белән генә яшәгән hәркем өчен үзенчә булачак. Аннан беркемгә дә котылу юк.
Әйе, менә тагын бер ел тарихка күчеп бара. Гомер дә шулай ук үтәчәк. Әмма адәм баласы бу тормышка тамак, күз рәхәтлекләре, ләззәтләнү, кәеф-сафа кору өчен генә түгел, ә үзеннән дә яхшырак дәвамчылар калдыру, дөньяга килгәндә өстән йөкләнгән бурычны намус белән үтәп, үкенмичә, тыныч кына бакыйлыкка күчү өчен дип яратыла. Шушы гап-гади, ачык максатка барганда кул астында булган барлык чараларны да (тел, дин, гореф-гадәт, гыйлем) алга карап, акыл белән файдалансак, Кәримә әби шикелле ташландыкка да калмабыз, үкенмәбез дә. Без бит – татар кешесе!
Миңназыйм Сәфәров, Ватаным Татарстан
фото: vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев