Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Симферопольда Казанның "Әкият" курчак театрына охшатып яңа балалар театры төзеләчәк (фото)

Бу көннәрдә Татарстан башкаласында "Әкият" курчак театрында Кырымтатар академия музыкаль-драма театры директоры Билял Билялов һәм Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы Сәнгать идарәсе башлыгы Ольга Привалова булды. Бу хакта "Татар-информ"га "Әкият" курчак театры директоры урынбасары Ильяс Тарханов хәбәр итте.

"Без Кырым академия курчак театры белән "Шомбай-fest" фестиваленнән таныш. Бу юлы делегация безнең эш, репертуар һәм безнең театр бинасының эчке бизәлеше белән танышырга килгән", - дип сөйләде Ильяс Тарханов.

Кырым кунаклары театрның эчке бизәлеше, остаханәләр, сәхнә киңлеге, тамашачылар залы һ.б. белән кызыксынып таныштылар.

Кырым театры җитәкчесе Билял Билялов, аның кызыксынуы, якын арада Симферопольдә курчак театрның яңа бинасы төзелеше белән бәйле дип белдерде.

Кырым театр бинасының яңа проекты Симферополь шәһәре хакимиятенең рәсми сайтында урнаштырылган, ул "Әкият" курчак театрының "игезәген" хәтерләтә. "Әкият" курчак театры директоры урынбасары Ильяс Тарханов сүзләренчә, бу хакта Кырым кунаклары очрашуда сүз кузгатмаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев