Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Симферополь шәһәреннән килгән әдәбият галиме Казан татарларын әдәбият күгендә яңа йолдыз барлыкка килү белән котлады

Сүз “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, Казан язучысы Гүзәл Яхина турында бара. Ление Таймазова - Кырым инженер-педагогика университеты доценты, филология фәннәре кандидаты. 12-15 апрель көннәрендә Казанда үткән “Үзгәреп торучы дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте” I Халыкара фәнни конференциясендә Ление Ленмаровна “Г.Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романында фольклор-этнографик аспект” дигән фәнни мәкаләсе белән катнашты. Ление Ленмаровна Казанга Халыкара фәнни конференциягә килгәндә, Гүзәлнең Мәскәүдә яшәвен белсә дә, бәлки, Казанда очратырмын дигән бер өмет белән килгән. Әдәбият галиме заманча әдәбиятның фольклордан ераклашуын әйтеп, бу нисбәттән Гүзәл Яхинаның гаҗәеп язучы булуына соклануын белдерде. “Япь-яшь язучыда бик тирән миллилек ята, бу миллилек аның романында ачык күренә, - диде ул. - Мин әле бу романны алга таба да өйрәнәчәкмен. Гүзәл Яхина үз халкының тамырларына бик сак кына, нәзакәтле итеп кенә кагылган. Бу хакта Людмила Улицкая да яза”. Ление Таймазова әсәрне өзекләр китерә-китерә анализлады. Язучының бик борынгы йомырка символына мөрәҗәгать итүен дә югары бәяләде. “Бөтен дөнья фольклорында йомырка яхшы билге, дөнья яралышы серләренең универсаль символы”, - диде ул. Ление Таймазова Зөләйханың каенанасын сурәтләгән Упыриха образының уникальлеген ассызыклап, диссертация якларлык гаять бай фольклор материал бар дип билгеләп үтте. “Хәтта әсәргә тирән кермәгән анализ да авторның халык иҗаты традицияләре, аның сәнгати модельләре белән оста эшли белүен күрсәтә. Кайчакта иҗатчы әсәрендә үзенә “генетик” мирас булып күчкән теге яки бу фольклор моделен үзе дә сизмәстән куллана”, - дип тәмамлады ул үз чыгышын. Филология фәннәре кандидаты Ләйлә Дәүләтшина: “Миңа калса, язучы фольклор материалны дөрес кулланырга тиеш. Татарда Упыриха дигән персонаж юк. Убыр бар, Убырлы карчак бар. Рухлар, ияләргә килгәндә, Зират иясе бар, Капка иясе юк. Романда төшенчәләрне бозып күрсәтү бар”, – дип үз фикерләрен җиткерде. Соңыннан “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Ление Ленмаровна: “Ләйлә ханым хаклы - кайбер фактларның дөрес булмавын танырга кирәк. Бәлки бу махсус эшләнгәндер. Әмма бу китапның уникальлеген тагын бер кат раслый, романның әһәмиятен киметми, - диде. - Упыриха дип каенананы сурәтләве - ул бит нәкъ менә Казан татарын язуы түгел. Биредә язучы үзенең милли үзенчәлеген, тамырларын югалтмаган килеш, гомумкешелек кыйммәтләренә күтәрелә. Айтматов, мәсәлән”. Әдәбият галиме әйтүенчә, “Зөләйха күзләрен ача” романы Кырым ярымутравында популярл түгел, романны белмиләр, галимә бу китапка Людмила Улицкая аша юлыккан (Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабына кереш сүзне Л.Улицкая язган). “Бәлки, безнең университетта аны мин генә укыганмындыр әле. Әмма минем аның популяр булачагын күңелем сизә, бәлки, аны нәкъ менә мин популярлаштырырмын”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев