Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сихри моң чыгару һәркемгә дә бирелмәгән...

Күренекле композитор, педагог, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев – музыка сәнгатенең традицияләрен саклап, аның үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

Әнвәр Шәрәфиевне әлеге олы бүләккә, төрле елларда дөнья күргән «Сандугачкай» (балалар һәм яшүсмерләр өчен фортепиано пьесалары җыентыгы), «Чулпан йолдыз» (балалар һәм яшүсмерләр өчен җырлар җы­ентыгы), «Наз» (скрипка пьесалары һәм пьесалар) китаплары өчен, Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге тәкъдим итә. Әнвәр Шәрәфиевнең гомер юлы тигез генә бармый, сикәлтәләр аша узарга туры килә аңа.

Ул Тымытык районының (хәзерге Азнакай) Урсай авылында җиде балалы ярлы крестьян гаиләсендә туа. Апа-абыйлары авылда эшли башлап, ачлы-туклы көн күрүдән арынып, җайга салына башлаган тормышлары җимерелә: илдә сугыш башлана. Әтисе белән апасы сугышка киткәч, сигез яшен дә тутырмаган Әнвәрне авыл көтүен көтәргә куялар. Менә шул вакыттан алып табигатьнең тылсымлы көче Әнвәрнең сәләтен ачарга бер сәбәп булгандырмы, ул, абыйсының иске гармунын кулына алып, үзлегеннән уйнарга өйрәнә. – Шул мизгелләрдә үзем дә аңламаган сихри көч күңелемне яулап алды, музыкага омтылышым уянды, – дип елмаеп куя Әнвәр. Әмма җиз телләргә яки бака-төймәләргә җиңелчә кагылып китү белән үк сихри моң чыгару һәркемгә дә бирелмәгән. Бу инде табигатьтән килгән бер могҗиза. Тора-бара ул авылда танылган гармунчы була. Район олимпиадаларында катнашып, алдынгы урыннарны яулый. Тормыш авырлыгыннанмы, 1947 елны 12 яшен дә тутырмаган Әнвәр, әнисенә дә әйтмичә, өйдән чыгып китә. Свердловск шәһәренә барып чыга. Әнвәрне милиционерлар тотып, үзе кебек берничә үксез белән бергә, балалар йортына тапшыралар. Ни гаҗәп, шул балалар йортында аңа иҗат юлында киң мөмкинлекләр ачыла. Бер генә концерт та Әнвәрнең катнашыннан башка узмый.«Тормыш университетлары»н узган Әнвәр инде аңлы рәвештә үзенә профессиональ музыкант булу максатын куя. Тырышып укый. 1953 елны 7нче сыйныфны «бишле» билгеләренә генә тәмамлый. Аны Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга җибәрәләр. Җырлар иҗат итә башлау да шул чорга туры килә. Аның җырларын танылган композитор Әнвәр Бакиров тыңлап, уңай бәя бирә һәм укырга киңәш итә. 1956 елны Әнвәр Казан музыка училищесына укырга керә. Анда укыган елларында ук аның җырлары халык арасына чыга, республика газеталарында басыла башлый. Соңгы курста укыганда, «Лирик җырлар» дип аталган китабы дөнья күрә. Берничә дистә җыр, инструменталь пьесалар авторы Әнвәр Шәрәфиев музыка училищесын тәмамлап, 1960 елны Казан консерваториясенә укырга керә. Әйтергә кирәк, бары тик сәнгатькә булган олы мәхәббәт, үз-­үзенә ышанучанлык кебек күркәм сыйфатлар гына Әнвәр Шәрәфиевне зур иҗат юлына алып чыга. 1966 елда ул Казан дәүләт консерваториясендә композиция буенча профессор Альберт Леманда, оркестровкадан композитор Нәҗиб Җиһановта төпле белем алып, зур сәнгать юлына баса, профессиональ әзерлегенең яңа дәрәҗәсен билгели. Әмма профессиональ музыка дөньясында үз кыйбласын табуы җиңел булмый. Алай да, нинди генә каршылыклар очрамасын, алар Әнвәрнең рухын ныгыта гына бара, иҗатына тугры терәк була. Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев менә инде 50 елдан артык иҗат итеп, тыңлаучыларны үзенең ихласлыгы, тирән лирик әсәрләре белән сокландыруын дәвам итә. Ә Шәрәфиевнең бихисап вокаль һәм инструменталь әсәрләре халкыбыз­да танылу алды. Иҗатындагы төрле инструменталь һәм вокаль әсәрләре, симфоник («Юллар», «Риваять») поэмалары, камера музыкасы, скрипка һәм фортепиано өчен поэмалары (җыр-романслар, зур булмаган инструменталь пьесалар) – һәркайсы җылы, якты, лирик хисләр белән сугарылган. Аларда халкыбыз моңы аермачык. Ул – профессиональ милли музыка сәнгатендә үз темасын, телен, кыйбласын тапкан автор. Гомумән, бу моң иясе халык музыкасын искиткеч яхшы белә һәм халык телендә гаҗәеп ихлас яңгырашлы, яңа аһәңнәргә бай әсәрләр иҗат итә. Композиторның әсәрләре Татарстан, дөнья күләмендәге фестивальләрдә башкарылалар. Әйтик, композиторның скрипка һәм фортепиано өчен язылган «Сүзсез җыр» исемле әсәре Санкт-Петербургта узган «Петербургская музыкальная весна» халыкара музыка фестивалендә башкарыла. Казанда узган «Төрек дөньясы» дигән беренче халыкара музыка фестивалендә скрипка һәм фортепиано өчен «Триптих»ы яңгырады. Әнвәр Шәрәфиев, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, байтак инструменталь һәм вокаль әсәрләр иҗат итте: «Гармун уйный берәү», «Арабызга кайталар» җыр­лары шундыйлардан. Композитор үзенең иҗатында, беренчеләрдән булып, музыкада ятимлек темасын күтәрә. Хәзерге вакытта бу тема бик актуаль. Ятимлек ачысы бәгырьләргә үтәрлек итеп сурәтләнгән җыр – композитор Мидхәт Миншин сүзләренә язылган «Нигә мин ятим?» җырын исә тыныч кына тыңлап булмый. Әйе, тормышның һәр мизгелен, табигатьнең серле яшәешен, кешеләр күңелен нечкә йөрәгең аша үткәреп музыка телендә әйтә алу – зур бәхет ул. Әнвәр Шәрәфинең кайсы гына җырын, хәтта төрле уен кораллары өчен язылган әсәрләрен алма, алар табигыйлеге, аһәңле һәм моңлы булуы белән аерылып тора. Халык тарихын тирән тоюы, аны йөрәге аша кичерүе, шундагы образларның хәленә керүе, халыкның үткәнен һәм эчке дөньясын аңлап иҗат итүе композиторның әсәрләрен татар музыка сәнгатендә югары урынга куя. Композиторның иҗади сәләте һәм рәссамнарча фикерләү-күзаллавы көче белән әсәрләрендә халык тормышын, туган җир образын, халыкның үткәнен, бүгенгесен чагылдырып, ул профессиональ музыка сәнгате шартларында милли-мәдәни, традицияләр өчен яңа офыклар ачып, классик форма «сурәтенә» яңа төсмерләр бирә. Әйе, сәнгатьнең нәфис гүзәл дөньясына безне композиторлар, башкаручылар алып керә. Җырлары, моңнары белән җаныбызны җылыталар, рухыбызга илаһи яктылык сирпиләр. Композиторларның музыкасы, без яши торган бүгенге заман шикелле, каршылыкларның кискен бәрелешен хасил итә. Анда көчле экспрессия хөкем сөрә, авазлар моңлана, әрни, сагышлана, өзгәләнә. Әнвәр Шәрәфиевнең күпкырлы иҗаты һәрдаим үсеш кичерә: аның «Наз», «Чулпан йолдыз», «Сандугачкай» соңгы еллардагы иҗат җимешләре тупланган китаплары музыка сәнгатебезнең дә казанышлары булып саналырга хаклы һәм алар җөмһүриятебезнең югары бүләгенә – Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә һичшиксез лаек дип уйлыйм.

Раил Сәйфуллин, Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев